+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
29 июль 2022, 11:35

"Бүген табигать тә бәйрәм итә"

Хәбәр итүебезчә, бүген "Башкорт аты" фестивале уза.

"Бүген табигать тә бәйрәм итә""Бүген табигать тә бәйрәм итә"
"Бүген табигать тә бәйрәм итә"


Бирегә Башкортстанның төрле почмакларыннан һәм башка төбәкләрдән, чит илләрдән кунаклар килгән. Чарада катнашучыларның берсе «Баймак хәбәрләре» гәзите хәбәрчесе белән тәэсирләре белән уртаклашты. Гөлшат Шәймәрданова фестивальгә Гафури районыннан килгән. Аның сүзләренә караганда, Баймак җирендә ул беренче генә тапкыр түгел. Биредә аның күпсанлы туганнары һәм дуслары яши. Бу районда масштаблы чара узачагын белгәч, барырга булган. Үзенең милли киемендә ул бөтен чарага чагулык өстәде.
- Мин фестивальгә гаиләм белән килдем. Әлегә карыйбыз гына. Бүген һава торышы уңайлы, эссе түгел.
Безнең гаилә - җәядән ату буенча зур җанатар, шуңа күрә бу спорт төре белән бәйле ярышларны безнең районда үткәргәннәрен калдырмаска тырышабыз. Монда без, нигездә, ату буенча ярышырга килдек, - ди ханым.
Бу хакта Елена Гомәрова "Баймакский вестник" гәзитендә яза.

Тулырак: https://bv02.info/news/obshchestvo/2022-07-29/zhitelnitsa-gafuriyskogo-rayona-rasskazala-kakoe-znachenie-dlya-bashkira-imeet-loshad-2891023

Фото: Дмитрий Фадеев

 

Автор:Зөһрә Исламова
Теглар:bashhorsefest
Читайте нас