+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
15 август 2022, 08:06

Җеннәр дә, әрвахлар да төнлә килә...

Яшь хатын, ире дип уйлап, берничә ай җен белән йоклаган.

Җеннәр дә, әрвахлар да төнлә килә...Җеннәр дә, әрвахлар да төнлә килә...
Җеннәр дә, әрвахлар да төнлә килә...
Төнге кунак

Бу вакыйга кечкенә генә бер авылда була. Зинаида исемле кыз Петр дигән егеткә кияүгә чыга, ләкин туйлар тәмамлануга озак та үтмәстән Бөек Ватан сугышы башлана һәм яшь ирне Ватанны фашист илбасарларыннан якларга чакыралар. Берничә айдан ир хатыны янына төнлә кайтып йөри башлый. Моны ул хәрби частьларының якында гына урнашуы сәбәпле, яшь хатыны янына төнлә качып кына кайтып йөрү мөмкинлеге туу белән аңлата...
Зина моның сугыш вакытында ничек мөмкин булуы турында сораша башласа, тегесе сөйләшү темасын икенчегә бора да куя, ә таң алдыннан янә китеп югала. Көн дә болай кайтып йөри алуына шатланып, яшь хатын бу хакта инде сорашмый да башлый: иң мөһиме – ире исән-имин, төннәрен назланып, сөешеп үткәрәләр...
Ләкин Зина берзаман күзгә күренеп ябыга башлый, хәлсезләнә, чиртсәң каны чыгарга торган яшь, сәламәт хатын кечерәеп кала. Ә берничә йорт аша гына таныш карчык яшәгән була, ул әлеге хәлләргә бик аптырый һәм бер очратуында нәрсә булганлыгын төпченә башлый. Ире аңа кайтып йөрүен беркемгә дә сөйләмәскә кушса да, хатын Клава әбекәйгә барысын да сөйләп бирә.
– Бу синең ирең түгел, синең яныңа шайтан үзе килеп йөри! Ышанмасаң, тикшереп кара. Кичке аш вакытында кашыгыңны идәнгә төшереп җибәргән бул да өстәл астында аякларына кара! Ләкин анда ни генә күрсәң дә аңа сиздерә күрмә! – ди аңа карчык.
Зина барысын да әбекәй өйрәткәнчә эшли. Кичке аш вакытында чәнечкесен “ялгыш” төшереп җибәреп, иелеп алган арада төнге кунакның аяклары урынында коточкыч тояклар күрә һәм кычкырып җибәрүдән чак тыелып кала! Нык курыкса да, “Петр” белән ахырга чаклы утырырга үзендә көч таба, ә инде тегесе назларга җыенмакчы булгач, хатын-кызның “хикмәтле көннәре”нә, чирләп торуына сылтанган булып котыла. Таң алдыннан исә (әтәчләр кычкыра башлаганчы) кунак ашыгыч рәвештә китәргә була...
Көчле тетрәнү кичергән Зина иртүк Клава әбекәй янына ашыга һәм барысын да сөйләп бирә. Анысы яшь хатынга акбур белән ишек-тәрәзәләр өстенә, мич кыегына һәм алдына – җен керергә ихтимал булган бөтен җирләргә тәре сызып чыгарга киңәш итә. Хатынкай шулай эшли дә.
Төнлә “Петр” тагын килеп җитә һәм Зинаны тышка, ихатага чакыра, ялына, үтенә, ялвара башлый. “Үзең кер!” – ди аңа хатын. Тышка чыгудан соңгы тапкыр баш тарткач, өй дер селкенә, лампадагы ут сүнә, мич торбасында төне буе шомлы, көчле җил улый, стеналарга суккан тавышлар ишетелә, тәрәзә пыялалары зеңгелди. Таң атканда гына бөтен дөнья тынып кала.
Шуннан соң “Петр” башкача күренми, ә Зина яңадан тазарып, түгәрәкләнеп, матурланып китә. Күрше карчыгы теге чакта ярдәмгә килмәсә, бу хәлләрнең ни белән бетәсе дә билгесез...

Җаны тынгылык тапмый

Федор авылдагы иң чибәр Галинага 1946 елда сугыштан кайткач та өйләнә, ә бер елдан исә мәхәббәт җимешләре – уллары туа. Яшь гаилә Федорның әти-әниләре белән яши. Барысы да яхшы гына кебек, ләкин бианай яшь киленнән һич разый түгел, үткәндә дә, сүткәндә дә бәйләнә, я тегесе ошамый, я бусы. Ахырда киленнең түземлеге төкәнә һәм ул иренә шарт куя: я башка чыгабыз, я мин улым белән туган нигеземә кайтып китәм!..
Ир ризалаша һәм аерым йорт эзли башлый. Ул арада Галинаның үз гаиләсенә кайгы килә – аның колхоз рәисе булып эшләгән Гриша исемле абыйсын үтерәләр. Аны җир­ләгәннән соң берничә көн үтүгә хатыны Алена балаларын ала да бернинди сәбәпсез-нисез үз әти-әниләре янына кайтып китә. Ә ул китәр алдыннан Галина бушап калган йортта яшәп торырга җиңгә­чәсеннән рөхсәт сорап кала. Уңай җавап алганнан соң яшь гаилә тиз арада шунда күченә.
Икенче көнне Галинадан күршеләре Евдокия сорый: “Ну Галя, яңа урында ничек? Мәрхүм Гришка кунакка килмиме? Аленка шуңа үзләренә кайтып китте бит!” “Әкият сөйләмә инде, беркемнең дә килгәне юк!” – дип җаваплый Галина.
Берничә көннән яшь хатын кич белән иренең эштән кайтуын көтә. Октябрьдә караңгы тиз төшә, ә электр уты әлегә авылда юк. Галина бишектәге улын тибрәтә. “Хәзер Миша йоклап китсә, лампаны кабызырмын, иремә ашарга әзерләрмен...” Шулай уйлап утырганда тышкы ишек тавышы ишетелә. “Менә Федя да кайтты!” Ләкин өй ишеге ачылуга килеп кергән мәрхүм абыйсы Гришаны күреп, хатын тораташ булып ката! Җирләгәндәге шул ук костюмда! Галя баласын кочагына ала да күзләрен чытырдатып йома, ире кайткач кына һушын җыя. Икенче көнне үк алар Галяның әти-әниләре янына күченә...
Гришаның тол хатыны Алена, бу йортка күз-колак булырлар, дип, вакытлыча булса да кеше кертеп торырга күпме генә тырышмасын, тегеләр анда озак тоткарланмый, тизрәк күченеп китү ягын карый. Күршеләре әйтүенчә, Гриша аларга да тынгылык бирми икән.
Гриша чукындырылган булган, ләкин колхоз рәисен, партия әгъзасын ул заманда кем генә христиан кануннарын үтәп җирләсен инде?! Дини йола үтәлмәгәч, аның рухына дога кылучы булмагач, ул җан ничек тынычлык тапсын? Шулай шул, исән чакта гына атеист булып кыланып йөрибез, соңгы сулышны алганда гына Ходай искә төшә...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас