Соңгы вакытларда миңа авылда еш һәм озак булырга туры килә. Хәзер инде мондагы тормыш ошый да башлады. Кышларын рәхәтләнеп кар көрисең, чаңгыда йөрисең. Җәйге чорда бакчада мәш киләсең. Бакча, әлбәттә, зур булмаска тиеш. Миңа ул күңел өчен генә бит инде. Төп эшем дә, ризык чыганагым да түгел. Аннан соң, фәлән сутый җирне аннан-моннан эшкәрткәнче, аз гына биләмәңне әйбәт итеп тәрбияләү яхшырак. Утырткан нәрсәләрең дә, күңелең дә үсә.
Ләкин монда беркадәр чикләнгәнлек тә бар. Бернинди мәдәни чаралар да узмый диярлек. Ул темага сөйләшеп утырыр кеше дә юк. Гомумән, хәзер авыл кешесендә мәдәният, әдәбият кайгысы түгел. Ул хакта уйлап та караучы юк бугай. Милләт турында әйтеп тә торасы түгел инде. “Милләт”, “туган тел” төшенчәләре ул Казанда һәм Уфада гына мәгърур яңгырый, ә авыл кешесе өчен бар ни дә юк ни. Әдәбият та шул чамарак.
Мин әдәбиятның кадерле чакларын хәтерлим әле. Журналларда чыккан әсәрләрне кулдан-кулга йөртеп укыйлар, кичләрен капка төбенә чыгып утыргач, шулар турында фикер алышалар иде, ә китапханәгә кайткан яңа китапны уку өчен чират унышар көнгә сузыла. Әледән-әле язучылар килеп тора, бернинди җырчы ияртеп йөртмәсәләр дә, клуб шыгрым тула, чөнки халык әдәбиятны белә, китапларын укыгач, авторлары белән дә аралашырга тели.
Район үзәгендәге китап кибете дә зур бинага урнашкан. Анда, нигездә, татар һәм башкорт китаплары сатыла. Кайчан гына килеп керсәң дә ким дигәндә ун-унбиш кеше була. Һәм, гадәттә, берсе дә буш чыкмый. Кибет каршысында гына китапханә. Үзәкнеке булгач, ул ике катлы зур һәм матур йортта. Монда китап сөючеләр җыелып, теге яки бу әсәр турында фикер алыша, төрле чаралар уздыралар. Язучылар белән очрашулар атна саен диярлек булып тора, Уфадан, я Казаннан да киләләр, аерым-аерым да, төркемләп тә. Алар килмәгәндә районда яшәүче авторлар белән очрашу оештыралар...
Бүген болар әкият кенә булып тоела. Мондый чаралар, гадәттә, мәктәпләрдә уза. Ул балаларның берсе дә диярлек фәлән-фәлән язучыларның әсәрләрен укымаган инде, шуңа бу авторлар аларга бик кызык та түгел. Район китапханәсендә узган кичәләргә дә, нигездә, ун-унбиш кеше килә. Болары да өлкән яшьтәгеләр, теге дәвер кешеләре. Яшьләр юк диярлек. Халык белән әдип арасы бүген ерагайганнан-ерагая бара.
Мин моның сәбәпләрен эзләмәкче булам. Аларны эзли башласаң, әйләнеп чыкмалы түгел икән.
Беренчедән, без бүген бөтенләй башка чорда, бүтән илдә яшибез. Үзебез дә бүтән. Дәверебез акчага, мөлкәткә табынуны алга чыгарды, культ дәрәҗәсенә җиткерде. Хәтта социаль челтәрләргә генә күз салу да җитә: кеше үзенең яхшы ашаганын, матур киенгәнен, затлы машинада йөргәнен, диңгез буйларында ял иткәнен күрсәтергә тырыша. Хәтта үз машинасы булмаганнар да кешенеке янында фотога төшә. Мондый кавем өчен әдәбият та, сәнгать тә якын була алмый инде.
Әлбәттә, һәр халыкның бер дәвердә дә югалмый, мәдәниятеннән читләшми, милләтен сакларга тырышып яши торган бер катламы була. Бүгенге чорның төп укучылары — әнә шундый шәхесләр. Алар бик күп түгел, әмма аз да түгел.
Икенчедән, язучыларның да күбесе теге заман кысаларыннан чыга алмый. Советлар чорында ничек язган булсалар, бүген дә шулай дәвам итәләр. Яңа юнәлешләр, яңа темалар, яңа алымнар эзләү бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Ә укучы бүтән. Ул яңалык көтә.
Өченчедән, бездә укучылар ихтыяҗын өйрәнү системасы юк. Белмим, бу нәшриятлар эше микән, әллә аерым бер шундый оешма булырга тиешме... Әмма укучылар теләген, зәвыгын өйрәнү булырга тиеш. Алар нинди темага укырга тели? Бүген халык арасында нинди жанрлар үтемле? Нинди авторлар халыкны җәлеп итә, кемнәр халыкны китап укуга кайтара ала? Сораулар чамасыз инде. Һәм аларга җавап булырга тиеш.
Дүртенчедән, сәүдә челтәре юк. Татарлар яшәгән һәр төбәктә, һәр районда китап кибетләре эшләсә, бу үзе үк әдәбиятны һәм татар телен пропагандалау чарасы була алыр иде. Әгәр китап сәүдәсе җайга салына икән, бу бик күп нәрсәләрне кузгатып җибәрәчәк. Әдәбиятны пропагандалау, китапларга реклама, язучыларны таныту, төрле очрашулар, кызыклы чаралар...
Бишенчедән, әдәби тәнкыйть эшчәнлеге сүлпән. Бөтенләй эшләми дип булмый инде аны. Ниндидер язучының юбилее, яки премиягә тәкъдим ителүе чорында кузгала, мондый вакытларда хәтта язучылар да үзара макташып алалар. Анысы да кирәктер. Ләкин тәнкыйтьнең оператив эшләвен күрәсе килә.
Алтынчыдан, җиденчедән... Санап кына бетерерлек тә түгел икән шул.
Ә халыкның әдәбияттан читләшүе яхшы нәрсә түгел, ул Җир шарының үз орбитасыннан чыгуы, үз күчәреннән авышуы шикеллерәк күренеш. Андый вакытларда я климат алышына, я давыл куба, я су баса, я бүтән төрле фаҗига була. Үз орбитасыннан китеп барган халыкны ниләр көтә икән?