+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
21 август 2022, 17:26

Хуш, тарих!

Кытайда 900 ел элек төзелгән иң озын агач күпер — Ваньань күпере янган. Бу корылма Көнчыгыш Фуцзянь провинциясенең Пиннань өязендә урнашкан. Янгын кич белән башланган, бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Күпернең гомум озынлыгы — 98,2 метр, киңлеге — 4,7 метр тәшкил иткән.

Хуш, тарих!Хуш, тарих!
Хуш, тарих!

Корылма моңарчы да янган булган. Ул 1742 елда янгын кичерә, аннан соң яңадан тергезелә. 2006 елда күпер дәүләт дәрәҗәсендә сакланучы объектлар исемлегенә кертелгән була. Әлеге күпер белән тарих юкка чыкты, ди белгечләр.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас