+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
21 август 2022, 07:11

Өйләнешмәсбез микәнни?

Беренче канал “Поле чудес” һәм “Давай, поженимся!” тапшыруларын ябарга тели. Продюсерлар билгеләп үтүенчә, хәзерге вакытта аудитория әлеге ике проекттан арыган, шуңа да “Могҗизалар кыры” тапшыруын беренче телеканалдан алачаклар.

Өйләнешмәсбез микәнни?Өйләнешмәсбез микәнни?
Өйләнешмәсбез микәнни?

Халык бу хәбәрне ничек кабул итәр, билгесез. Чөнки тапшыруның һәр җомганы һәм Якубовичны көтеп алучы үз фанатлары да бар. Аннан соң интеллектуаль үсешкә файда итүче бу тапшыру кемгә зыян итә? Һәрхәлдә, “Дом-2” түгел бит инде.
Ә менә “Давай, поженимся” бетсә, халык гаилә кормый башлар инде! Дистә ел кемне сайларга, ничек сайларга өйрәтә иде әлеге тапшыру. Аның ни файдасы, ни зыяны юк, әмма “башкода” булган Лариса Гузееваны тамашачылар ярата. Гадилеге беләнме, матурлыгы беләнме, халыкның сөюен яулаган алып баручылардан ул! Шулай ук Роза Сябитованың кызык киңәшләрен дә халык сагынып сөйләр.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас