+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
22 август 2022, 10:50

Җәйнең соңгы көннәре кемнәрне бәхетле итәр?

Астрологлар ышандыруынча, август ахыры йолдызнамәнең өч билгесенә баш әйләнгеч уңыш, бәхет әзерләгән икән. Кемнәр алар?  

Җәйнең соңгы көннәре кемнәрне бәхетле итәр?
Җәйнең соңгы көннәре кемнәрне бәхетле итәр?

Кысланы һөнәри өлкәдә уңыш көтә. Җитәкчелек аның тырышлыгын күрер, искә алыр һәм югары бәяләр. Хәтта премия дә булырга мөмкин. Акча агымының башы гына булмакчы бу. Ләкин уңышны куркытмау мөһим. Шуңа күрә сүзгә килешүләрдән, талашулардан сак булырга кирәк.

Укчыны да искиткеч уңышлы көннәр көтә. Бу тормышның барлык өлкәләренә кагылачак. Күптәнге хыяллар тормышка ашарга мөмкин, проблемалар хәл ителәчәк. Ялгызлар мәхәббәтен очратыр.

Балыкка финанс өлкәсендә уңыш елмаячак. Иң мөһиме - уңышлы мизгелне күрми калмау. Шулай да йолдызлар акчаны юкка-барга туздырмаска куша. Гомер буе көткән эшкә урнашу мөмкинлеге дә килеп чыкмакчы. Яңа танышулар көтелә.

Фото: behance.net

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: