Тасма сюжетына ярашлы, фильм геройлары Бөтенрусия "Орленок" балалар үзәгенә каникулларда ял итәргә килә. Һәм шуннан башлана да инде...
Фильмны «Орленок» Бөтенрусия балалар үзәге юбилеена төшерергә ниятләгәннәр, 2020 елда аңа 60 яшь тулган иде.
Картина өстендә эш ике елдан артык дәвам итә. Кино төшерүгә әзерлеккә һәм ниятләнгән эшләрне тормышка ашыруга 2019 ел ахырына туры килгән пандемия йогынты ясады. Нәтиҗәдә, төшерү процессын - 2020 елның көзендә генә башлап җибәрергә, ә 2022 елда фильм өстендә эшне тәмамларга мөмкин булган.
Фильмны төшерү «Орленок»та алып барылды һәм ай ярым вакытны алды.
Сценарийны балачагында бу үзәктә ял иткән Валентин Преториус язган.
Фильмдагы рольләрнең берсен балалар үзәге директоры Александр Джеус башкарды, ә кайбер сәхнәләрдә 10 һәм 11нче смена кысаларында үзәктә ял итүчеләрне күрергә мөмкин.
Актриса Екатерина Самуйлина фильмда төп рольләрнең берсен уйнады. Ул кино төшерү процессы вакытында актер балаларның кунакханәдә түгел, ә лагерьда яшәгәнлеге турында сөйләде.
Киң прокатка фильм 11 августта чыккан. Аны кинотеатрларда һәм кинозалларда карарга мөмкин.
Фильмга билетларны "Пушкин картасы" буенча сатып алырга мөмкин.