Бу җайланма сукыр кеше өчен зур бәхет булачак: имплантат баш миенә тоташтырылачак, ә баш өстенә урнаштырылган камера сигналларны шунда җибәрәчәк.
Әлеге прибор “Gennaris” дип атала. Аның нигезендә — микроэлектродлар, алар, әйтүебезчә, баш миенә тоташа. Махсус процессор камерадан килгән мәгълүматны эшкәртә.
Бу бионик җайланманы Австралиянең Монаш университеты галимнәре командасы эшләгән. Аны барлыкка китерү өчен ун елдан артык вакыт кирәк булган. Быел операция өстәленә өч сарык яткырылган. Аларга бионик җайланма урнаштырылган. Ул яхшы эшләп киткән. Маллар үзләрен әйбәт хис итә. Тиздән галимнәр кешеләргә операция ясый башлаячак.
Фото: 3dnews.ru