+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
5 сентябрь 2022, 12:05

“Алтын башак”та ял күңелле үтте

Аның бер көне дә ел буе онытылмаячак.

“Алтын башак”та ял күңелле үтте
“Алтын башак”та ял күңелле үтте


“Кандракүл дә, без үзебез дә сезне ел буе көтеп тордык”, — дип каршылады Кандра-Төмәкәй авылында ял итүчеләр өчен йорт булдырган “Алтын башак” әгъзасы Лира Гыйниятуллина.

Без бу йортка өченче ел киләбез инде. Бигрәк матур җирдә урнашкан шул өйләре! Күл кул сузымында гына. Йорт биләмәсе артыннан ук тау башлана. Бакчасында алмагачы җимешләреннән сыгылып тора.
Без, “Алтын башак”чылар, быел Башкортстан һәм Татарстан республикаларының атказанган артисты Рима Ключареваны, Кандра музыка мәктәбе укытучысы Алия Закированы, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинованы чакырган идек.
Күл буена килгәч, иң тәүдә ничек су коенмыйсың! Ул шундый җылы, кояш нурлары барлык көчен шушында гына юнәлткән диярсең... Барлык кешеләр дә, олысы-кечесе, шат, бәхетле кебек, чөнки күл буенда тормышның барлык мәшәкатьләре онытыла, юкка чыга. Ярга чыккач, бер тын күлгә, аның ярларына, җилкәнле көймәләргә карап хозурландык.
Ә кайтуыбызга хуш исләре аңкып торган шулпа да, чәй табыны да әзер иде. Өстәл артында ук бәйрәм башланды. Фәнүзә Якупова һәм Рима Ключарева шигъри һәм драма әсәрләре белән таныштырдылар. Наҗия Гәрәева һәм Рәзилә Игебаева үзләре иҗат иткән җырларын тәкъдим иттеләр. Алия Закирова дусларга-туганнарга багышланган җырлар башкарды.
Кичәдә катнашкан Илгиз Низамов белән Фәрит Сәйфуллин (каләмдәшләребезнең ирләре) һәм Резеда Нуртдинова да җәй, бәхет турындагы әңгәмәләргә җан өрде.
Бер көнлек ял җәй буе онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Йортта иртәнгә кадәр калган каләмдәшләр кич буе уйларында узган көн турындагы матур хис-тойгыларын барлады, балачак һәм яшьлек истәлекләренә чумды.
– Ел буе ял тимәгән иде быел, сезнең белән бик күңелле булды, – диде Рима Ключарева хушлашканда.
Чынлап та, адәм баласы әллә кайсы илләргә, Кара диңгез буйларына барып ял итә, ә тәненә һәм җанына кирәгенчә сихәт алмаска да мөмкин. Үзебезнең янда гына бит шушындый матур җирләр! Бары тик теләктән һәм бергәлектән тора кечкенә генә сәяхәтләр, ял итүләр...

Әлфия Шәйхлисламова,
“Алтын башак” әдәби берләшмәсенең татар бүлеге җитәкчесе.
Туймазы районы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: