+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
6 сентябрь 2022, 12:50

Быелгы көз кемнәрне баетачак?

Йолдызларга ышансак, тиздән кайберәүләр байлыкта-муллыкта йөзәргә чамалый.  

Быелгы көз кемнәрне баетачак?
Быелгы көз кемнәрне баетачак?

Үгезбозау өчен быелгы көз бик уңышлы булмакчы. Алар гел игътибар үзәгендә булачак. Октябрь яңа эш башлау өчен яхшы. Уңайлы хезмәт шартлары, югары хезмәт хакы турында хыялланган Үгезбозауның зәңгәр хыялы тиздән тормышка ашачак. Бу билге үз-үзенә ышана һәм җитәкчесенә барлык сәләтләрен уңышлы күрсәтә алачак. Өметле проектларны да кулыннан ычкындырмаячак Үгезбозау.

Игезәкләр дә вакытларын юкка сарыф итмәячәк бу көздә. Көтелмәгән очрашу тормышларын кискен үзгәртергә мөмкин. Бик яхшы хәбәрләр дә көтелә. Аларны ишеткәч, Игезәкләр иң кыю идеяләерн дә тормышка ашырырга көч табарлар. Ә менә көз ахырында йолдызлар аларга рәхәтләнеп ял итәргә киңәш бирә.

Укчы өчен дә уңышлы көз ишек какты. Тиздән финанс иминлеге киләчәк. Үз эшен ачып җибәрү мөмкинлеге дә чыкмакчы. Яңа эш тә тәкъдим итүләре ихтимал. Шулай да акчаларны дөрес тотыну мөһим. Югыйсә, аларның тиз тузып бетүе мөмкин. Ә дөрес алынган курс барлык ниятләрне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Фото: wallbox.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: