"Берничә атна элек Габдулла Сәеди турында язган идем, бүген миңа аның кулъязмаларын китерделәр. Каллиграфик кулъязма - иске төрки телендә язылган ике зур китап.
Бу дәфтәрләр, һичшиксез, Русиядә безнең төбәкнең, халкыбызның һәм Исламның тарихын өйрәнү өчен фәнни кызыксыну уята.
Аларны кулда тоту бик дулкынландыргыч. XIX гасыр бит. Аннары, алар исән чагында изге дип саналган кешенеке. Шәхсән мин аның мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән кызыксынам. Шунда ук республиканың Милли китапханәсе директоры М. Зөлкарнәевны чакырдым, бу кыйммәтле кулъязмаларны сканерлау өчен тапшырдым. Сканер күчермәләрен ясагач, без бу чыганакларны фәнни әйләнешкә кертү өчен тикшеренүчеләр һәм тәрҗемәчеләр белән эшли башлыйбыз", - дип язган Азат Бадранов.
Фото: В Контакте.