+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
7 сентябрь 2022, 14:05

Салаватта ландшафт дизайнерлары җыелачак

Профессиональ һәм бу юнәлештә беренче адымнарын ясаучы флористлар һәм дизайнерлар быел иң гадәти булмаган ярышларның берсендә катнаша алачак. Ландшафт дизайны фестивален оештыручылар барлык теләүчеләрне чарага кушылырга һәм үсемлек экспозицияләрен булдыруда үз көчләрен сынап карарга чакыра.

Салаватта ландшафт дизайнерлары җыелачак
Салаватта ландшафт дизайнерлары җыелачак


Катнашучыларның эшләре шәһәрнең яр буендагы иҗтимагый киңлекне бизәячәк һәм салаватлыларны шәһәрне яшелләндерүдә һәм флористикада алдынгы трендлар белән таныштырачак.

Ярышлар 12-17 сентябрьдә узачак.
Гаризалар 10 сентябрьгә кадәр Салават шәһәре хакимиятендә К. Маркс урамы, 22, 34нче бүлмә адресы буенча кабул ителә.
Телефон: 8 (3476) 35-62-50.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: