+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
10 сентябрь 2022, 19:40

Укытучылар

Мин үзебезнең мәктәпне сагынам икән. Әле авылдагы китапханәне тәртипкә китергәндә дәреслекләр килеп чыкты. Математика. Физика. Химия. Шуларга ияреп балачак кире кайтты. Мәктәп еллары...

Укытучылар
Укытучылар



Язучыларны, гадәттә, гуманитарий итеп, төгәл фәннәрдән ераграк торган кеше итеп күзалларга тырышалар. Бәлки, монда бераз мантыйк бардыр инде. Тик минем иң яраткан фәнем математика иде. Нинди фәнне яратуың укытучыдан да тора. Безнең математика укытучысы Хәбибә апа иде. Завуч. Бу сүзнең нәрсә аңлатканын төгәл белмәсәк тә, без аның мәктәп директорыннан кала икенче кеше икәнен чамалый идек. Усал. Тирги башласа, кашлары җыерыла, авызларын очлайтып, бөтен күңелен биреп тирги. Монысы — завуч. Ә математика дәресендә ул бөтенләй икенче кешегә әверелә. Әни кебек.
Мин әле дә әнинең печәнлектә үләннәр белән таныштырып йөргән чагын хәтерлим. “Менә монысы — бака яфрагы. Берәр җирең яраланса, шуны ябарга кирәк. Шифасы бар…” Һәм ул сөйләп китә инде, тыңлап кына өлгер. Нинди яра булса, кайсы яфрагын өзәргә, аны ничек итеп кулланырга. Ашказаның авырткан вакытларда ничек итеп кайнатып эчәргә… Ул үзе бөтен үләннәрне дә таный, аларның серен белә, шуны миңа да тапшырырга тырыша. Ә миңа бик кызык та түгел, әлегә бер җирем дә авыртмый. Ләкин әйткәннәре колакка керә, күңелгә бикләнә.
Хәбибә апа да әнә шундый иде. Ул үз әниең кебек белгәннәрен сиңа тапшырырга тырыша. Тик аның яланы бүтән — математика. Аксиомалар, теоремалар. Кызыклы саннар. Аның белеме зур. Күңеле киң. Эшен ярата. Шуңа күрә безнең сыйныфта бөтен малайлар да математиканы ярата иде.
Урыс теле һәм әдәбияты. Укытучыбыз Халидә апа. Белмим, ул вакытта дәреслекләргә кергән әсәрләрнең татарчага тәрҗемәләре булдымы икән? Ә Халидә апа аларның барысын да тәрҗемә иткән, барысын да яттан белә. Берничә бит укыйбыз да укытучы ул битләрне татарчага тәрҗемә итеп бирә. Рәхәт. Аңлаешлы. Югыйсә, класста беркем дә урысча юньләп белми инде. Өйрәнү теләге дә артык зур түгел. Киресенчә, без авылга кунакка кайткан шәһәр малайларын да шыр татар итеп җибәрәбез. Үзебезгә дә өйрәнергә кирәк булгандыр, бәлки. Тик бездә андый ихтыяҗ юк иде. Бер җыр бар иде бит: “Дан приказ ему на запад, Ей в другую сторону”, — дигән сүзләре бар аның. Җырда ул бер булып ишетелә — данприказимуназапад. Мин мәктәпне бетергәнче шуны бер сүз дип уйлап йөрдем. Аңлап җырламаганбыз инде, тәрҗемә итеп бирергә Халидә апа җитмәгән.
Мин, әлбәттә, совет чорының мәгариф системасын мактыйм. Ләкин телләр өйрәнү мәсьәләсе ул чорда да өч тиенгә тормаслык булган. Менә без фәләнешәр ел урыс, чит илләр телен өйрәндек. Бер җөмлә дә төзерлек дәрәҗәгә җитә алмадык. Уфага китеп, берничә ай узуга мин, мәсәлән, марҗа кызлары белән шартлатып урысча сөйләшерлек дәрәҗәдә идем. Совет мәктәбе ун ел буена бирә алмаган белемне миңа Уфа урамы ике-өч ай эчендә бирде. Кызганыч, татар телен өйрәнү мәсьәләсендә дә без шушы эшкинмәгән методиканы нигез итеп алдык. Алай ярамаган. Безнең бит мәдрәсә шәкертләренә дә бик күп телләрне кыска вакытта өйрәнергә мөмкинлек биргән үз ысулларыбыз бар.
Монда бер нәрсәгә игътибар юнәл­тергә телим. Татар телен “белмес” милләттәшләребезнең яраткан сүзе бар: “Телне белмим, мин татарча бер класс та укымадым шул”. Мин аларны берничек тә аңлый алмыйм бугай, чөнки үзем дә бер класс та татарча укыган кеше түгел. Теләсә-кайсы телне аралашу дәрәҗә­сендә өйрәнү өчен өч ай җитә. Язу, грамматика катлаулырак. Ләкин ул да ерып чыга алмаслык нәрсә түгел…
Шул рәвешле укытучыларның барысын да барлап чыгарга мөмкин булыр иде. Озынга китәр. Шуны гына әйтми кала алмыйм: алар үзләренең эшен дә, балаларны да ярата торган зур шәхесләр булган. Без дә аларны яратканбыз. Укыган чакта төрлечә үпкәләп, күралмастай булып йөргән чакларда да ярату сүрелмәгән. Югыйсә, мин бүген аларны искә төшереп, сагынып утырыр идеммени? Алар миңа бүген дә газиз, бүген дә кадерле. Белем генә биреп калмаган бит алар, яратырга да өйрәткәннәр.
Соңгы елларда без укытучыларга кулланучы күзлегеннән карый башладык. Аларның абруен төшердек. Текә ата-аналарның хезмәтчеләре дәрәҗәсенә җиткердек. Алай гына да түгел, сәяси уеннарның шиклеләренә тартып керттек, үз вазыйфаларына каршы килгән гамәлләр кылырга мәҗбүр иттек.
Укытучы беркемнең дә хезмәтчесе түгел. Ул — балаларга белем һәм тәрбия бирүче. Сезнең балаларга. Ә сезнең балаларыгыз — сезнең киләчәгегез. Бернинди миллиардлар да баланы алыштыра алмый. Олыгайган көндә — бигрәк тә. Җәмгыятьтәге рухи бушлык укытучыларның шәхесен сыгып чыгарырга тырышудан башлана.

Марат Кәбиров.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: