+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
10 сентябрь 2022, 19:35

Яшәргә тырыш!

Кешенең үз җанын сакларга омтылуы искиткеч көчкә ия.

Яшәргә тырыш!
Яшәргә тырыш!

Үткән чыгарылышларда без урманнарда ялгызы адашып калып та берничә тәүлек буе яшәү өчен көрәшү нәтиҗәсендә исән калган бала турында да, таулар биеклеген ялгызы яуларга китеп, ташлар арасында кысылып калган альпинистның табигать әсирлегеннән үз кулын үзе кисеп калдырып котылуы хакында да язып чыккан идек. Бүгенге очраклар да укучыларыбызны битараф калдырмас дип өметләнәбез.

Су астында 72 сәгать

Тумышы белән Нигериядән булган, корабта пешекче булып эшләгән кок Харрисон Окене 2013 елның 23 маенда, туган Африка мотивларын көйли-көйли, душ кабинкасында чаптыр-чыптыр юынган-коенган чакта әлеге судно фаҗигагә тарый һәм су төбенә китә, шунлыктан ул палубага чыгарга да өлгерми кала. Озакламый ул душ кабинкасыннан чыкканда корабның зур өлешенә инде су тулган була.
Окененың исән калырга шансы булмый диярлек, шулай да ул качып котылырдай урын эзләргә керешә һәм озак та үтмәстән шундый бер “ышык” таба да: су белән яртылаш тулган коридорларның берсендә һава тулып калган һәм су башкача килмәгән бүлмәгә кереп калырга өлгерә. Бәхетенә, анда зур гына такта кисәге дә була. Һушын югалта-нитә калса, биленнән булган су астына төшеп китмәс өчен кулларын шул такта өстенә куеп, бер кулын шул рәвешле бәйләп куя.
Шушы халәттә аңа 72 сәгать үткәрергә туры килә. Икенче көнне су температурасы нольгә кадәр төшә. Өстендә плавкидан башка бернәрсәсе дә булмаган Харрисон инде язмышы белән ризалашкан да булыр иде. Ләкин, соңыннан үзе сөйләгәнчә, яшәргә тырышуы, дини инануы һәм гаиләсе белән янә кушылырга зур һәм көчле теләге аңа көч һәм чыдамлык бирә.
Болардан тыш, баткан корабтагы куркыныч хәл-шартларга өстәп, һәлак булган экипаж әгъзалары мәетенең исен тоеп, ерткыч балыклар өере ябырыла, алар даими рәвештә корабның су тулган отсекларына үтеп керә. Шулай булуга карамастан, кок алардан ничек тә сакланып калырга тырыша.
Шунысын да искә алырга кирәк: корабның фаҗигагә таруы турында ярдагыларга шундук билгеле була. Ләкин диңгез өстендә шторм булу һәм коткаручыларның экипаждан инде беркем дә исән калмаган, дип уйлавы сәбәпле, ярдәмгә ашыгучылар әллә ни булмый диярлек, алар әлеге вакыйгадан соң өч көн үткәч кенә эшкә керешә. Баткан кораб бортында исән калган Харрисон Окенены исән килеш табып алу мизгелләрен башта махсус рәвештә видеога төшереп алалар, аннары гына дәваханәгә озаталар. Шулай булуга карамастан, табиблар аның сәламәтлек торышын “канәгатьлә­нерлек” дип таба һәм бераздан өенә кайтарып җибәрә.

Авиафаҗигадә исән калган

1971 елның 24 декабрендә Перу күгендә “Локхид Л-188” очкычы һәлакәткә тарый: 3200 метр биеклектә аны яшен суга һәм ягулык багына ут каба, нәтиҗәдә, ул тропик урманга килеп төшә. Нәкъ шушы фаҗигале хәлдән соң Джулиана Маргарет Кепке исемле унҗиде генә яшьлек кыз бөтен дөньяда киң танылу ала, чөнки ул самолетта булган 92 кешедән берүзе исән кала.
Авиаһәлакәттән соң бер тәүлек үткәч кенә ул һушына килә, шулай да торып басар һәм ни булганын тулысынча төшенеп бетәр өчен аңа тагын өч көн кирәк була. Исән калган кешеләрне, мәетләр арасында әнисен дә тапмагач, кыз якындагы торак пунктына ничек тә барып җитү максаты куя һәм юлга чыга.
Ун көн буе кыз бала джунглилар аша кешеләр яшәгән төбәкне эзләп бара. Аның тәнендә тирән яралары сызлый, умрау сөяге дә сынган була, тәненең бәрелмәгән-сугылмаган исән урыны да калмый, уң күзе шешеп каплана, өстәвенә, начар күрүче үсмер күзлеген югалта, шуңа да елан өстенә басудан курка-курка гына атлый. Бераздан аның яралары кортлый башлый, аларны ул берәм-берәм чүпләп бара, ләкин бире­шергә җыенмый, аңарда яшәргә теләү омтылышы шулкадәр көчле була.
Джулиананың әтисе биолог була, шуңа да аңа әтисе янында фәнни-тикшеренү станциясендә яшәгәндә тропик урманнарда исән калу серләренә өйрәнгән гыйлеме ярдәмгә килә.
Ун көннән Джулиана елга буена бәйләп куелган көймә таба, янәшәдә моторын яңгырдан саклау өчен төзелгән куыш та күренә. Шунда тапкан бензин белән Кепке яраларын эшкәртә, алардан янә 30 тирәсе корт алып ыргыта һәм шул куыш эчендә хәлсезлектән йоклап китә. Бераз вакыттан соң бахыркай баланы якындагы авыл кешеләре табып ала, кулларыннан килгәнчә дәвалый. Бер тәүлектән аны – якындагы медпунктка, арытаба Перуның көнчыгышындагы Пукальпаның медицина үзәгенә китерә­ләр, анда кызны әтисе көтеп торган була.
Джулиананың күрсәтмәләре нәтиҗә­сендә самолет килеп төшкән урынны да озакламый табалар. Коткаручылар ачыклавынча, фаҗигадән соң салондагы пассажирларның унөче әле исән булган, ләкин алардан Джулианага гына исән калырга язган була. Кепке бу вакыйга турында 2011 елда “Мин күктән егылып төшкәч” дигән китап яза.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: