Төп ял итү урыннарын берләштереп, аны туристлар өчен уңайлы, җәлеп итүчән итәргә уйлыйлар. Бу хакта Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов оператив киңәшмәдә белдерде.
Алдан хәбәр итүебезчә, республика шәһәрләрнең туристик үзәкләрен төзекләндерү буенча проектларның беренче конкурсында җиңде. Уфа бу максатларга федераль бюджеттан 210,7 миллион сум алачак.
Моннан тыш, башкаланың икенче бер проекты – конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча «Халыкара Уфа марафоны» "Ростуризм" линиясе буенча финанс ярдәме алачак.
Фото: burmistr.ru