+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
14 сентябрь 2022, 13:34

Тулган Айның кешегә тәэсире бик көчле

“Яңа Ай тугач, иске Айны нәрсә эшләтәләр?” - дип сорагач, Хуҗа Насретдин: “Ваклап йолдыз ясыйлар”, - дип җавап биргән. Ай турында сүз чыкса, ни эшләптер Хуҗаның гел шушы тапкыр җавабы искә төшә. Бу, әлбәттә, мәзәк. Ә тулган Ай шактый җитди мәсьәлә.

Тулган Айның кешегә тәэсире бик көчле
Тулган Айның кешегә тәэсире бик көчле

Ай 29 яки 30 ай тәүлегеннән тора, алар 4 фазага бүленә. Беренче 2 фаза – үсә баручы, ә соңгы ике фаза – кими баручы Ай фазалары. Айның һәр фазасы якынча 7-7,5 тәүлектән тора һәм 3 чорга бүленә. Бу чорларда теге яки бу әгъзалар аеруча актив яки киресенчә бик пассив була. Ай фазалары су арту яки су кимүне билгели, һәм кешенең гравитация кыры да Ай фазаларына бәйле: кеше җиңеләя (1нче, 3нче фазалар), яки авырая ( 2нче, 4нче фазалар). Кеше гәүдәсенең энергетик тышчасы-каркасы да, организмның активлыгы һәм ныклыгы да шулай ук Ай фазасы белән бәйле. Ай фазалары алмашыну – башка ритмнарга күчү чоры. Ул көннәрне “критик көннәр” дип атап йөртәләр. Кеше организмы бу чорда авыруга тиз бирешә, иммунитеты кими, энергетик бәйләнешләре йомшара.

Тулган Ай кеше организмына эмоциональ һәм психик яктан зур йогынты ясый. Кешенең эмоцияләре киеренке, игътибары начар, ул артык үз-үзенә ышанучан һәм ялгыш адым ясарга әзер. Андый көннәрдә агачлардагы дым өскә омтыла, кешеләрдәге кан да башка юнәлә. Мондый көннәрдә операция ясатырга ярамый – канны туктату кыен, кан ою әкренәя. Ихтыяр көчен туплап, тойгыларга хуҗа булырга, начар юлдан, кара гамәлләрдән сакланыгыз.

Ай тулган көннәрдә яңа идеяләр тууы да, алар сезне төрле конфликтларга да кертерергә дә мөмкин. Мондый чакта үзеңне тынычландыра белү бик мөһим. Тыныч кына тирә-якны, бүлмәне, җиһазларны күзәтегез, тәрәзәдән күккә, болытларга карагыз. Әкерен генә эчкә борын белән тын алыгыз да, суламый торыгыз һәм тынны борын аша чыгарыгыз. Эмоцияләрне тыярга өйрәнегез.

10 сентябрьдә Ай тулды, 11-25 сентябрьдә ул кими.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: