Кембридж университеты галимнәре искиткеч тикшеренү үткәргән һәм кешенең гомер озынлыгын билгеләүче кызыклы ачыш ясаган.
Тикшеренүләр ике ел вакытны алган. Кемнәр күпме яши соң?
38нче аяк үлчәмле хатын-кызларның, статистика буенча, иң озак яшәүчеләр булуы ачыкланган. Алар 84 яшькә җитә ала икән. Ир-егетләр арасында 42нче үлчәм ияләренә озын гомер вәгъдә итә белгечләр.
35нче үлчәмле аяк киеме киюче хатын-кызлар, гадәттә, 69 яшькә җитә алмый икән. Ләкин үтсәләр, озак яшиләр. Ир-егетләрнең 38нче һәм 45нче үлчәмле аяк киеме киючеләре чагыштырмача аз яши, дип билгеләнә.
Иң мөһиме – гомер озынлыгының сәламәтлеккә, эмоциональ халәткә, тормыш рәвешенә бәйле икәнен онытмаска кирәк. Боларны искә алганда, аяк үлчәменә карап тормыйча, 100 яшькә дә җитәргә мөмкин.
Фото: love.ngs.ru