+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
23 сентябрь 2022, 21:15

Иң татлы балны татып карарга килегез!

Башкортстан балының иң яхшы сортлары 24-25 сентябрьдә «Татлы бал» республика бал күргәзмә-ярминкәсендә тәкъдим ителәчәк.

Иң татлы балны татып карарга килегез!
Иң татлы балны татып карарга килегез!


Чара Башкортстан балын популярлаштыру һәм «АпиМир» Халыкара умартачылык форумына әзерлек максатларында үткәрелә.

Ярминкә кунакларына яңа уңыш балын, шулай ук умартачылык продукциясен башкаланың В. Ленин исемендәге мәйданда сатып алырга мөмкин булачак.

Барлык теләүчеләр дә татлы продуктның төрле сортларын сынап карый алачак. Чара кунаклары өчен шулай ук күргәзмә экспозицияләре дә күрсәтеләчәк, анда умартачылар балның составы һәм файдасы турында сөйләячәкләр, бәйрәм концерты да оештырылачак. Ярминкә шулай ук умартачыларга үзара бәйләнеш урнаштырырга, тәҗрибә уртаклашырга, тармактагы яңа технологияләр турында белергә мөмкинлек бирәчәк.

Ярминкә үткәрү вакыты - 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «АпиМир» халыкара форумын Уфада 2023 елның сентябрендә үткәрү планлаштырыла. "АпиМир" бал җитештерүчеләрне һәм технологларны җыячак, галимнәрнең, эшкәртүчеләрнең, бал сәүдәсе арадашчыларының, шулай ук яңа икътисади чынбарлык шартларында Русия Федерациясенә бөтен илләрдән җиһаз һәм инвентарь җитештерүчеләрне җәлеп итү мәйданчыгы булачак.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: