+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
25 сентябрь 2022, 19:58

Әллә нәрсә ашыйсым килә...

Бер карасаң, бүген без шултиклем рәхәт яшибез! Ни теләсәң – шул бар. Балконга чыгып кына карасаң да күренеп тора: кешеләр матур киенгән, хәтта бомжлар да кемнәрнеңдер искергән затлы пинжәген эләктергән. Подъезд алларында – чүп итеп чыгарып ташланган өстәлләр, диваннар, шифоньерлар. Кертеп куйсаң, алар әле тагын әллә ничә ел буена торырга мөмкин. Тик аларны чыгарып ташлаганнар, димәк, яңаракны, затлыракны алганнар. Боларына борылып караучы да юк. Беркемгә дә кирәкми.

Әллә нәрсә ашыйсым килә...
Әллә нәрсә ашыйсым килә...

Тамак туклыгын әйтеп тә торасы түгел инде. Ачлык проблемасы тулысынча хәл ителде, дисәң дә ярыйдыр. Бүген без кибетләрдән бик назланып кына ризык алабыз. “Срок годности” дигәнен тикшерәбез. Нинди бренд чыгарганын карыйбыз. Безгә сыйфатлы, зат­лы ризык кирәк. Ач кеше алай кыланмый. Без туйдык. Ризыкны без ачлыктан котылыр өчен түгел, ә эч эзләнүен басар өчен алабыз. Ну, нәрсәдер ашыйсы килә – юк, аны түгел, моны да түгел... Нәрсәдер инде шунда... Нәрсә икәнен үзебез дә белмибез... Аны алып карыйбыз, моны... Ашказаны зәвыгына туры ки­лердәен эзлибез...
Күңел таләбен канәгать­ләндерү проблемасы да юк. Спектакль кирәкме? – Рәхим ит. Ниндиен телисең? Кино карыйсыңмы? Әйдә! Кинотеатрга барып та торасы юк хәтта. Интернет аша кара. Түләүлесе дә, түләүсезе дә тулып ята. Китап укыйсың киләме? Бушлай китапханәләр сине генә көтеп тора. Анда таба алмасаң, китап кибет­ләреннән ал. Кәгазь китап кирәкме? Заказ гына бир – өеңә китереп җиткерәләр. Монысы миңа аеруча шатлык, чөнки элек су буе чиратларда торып та коры калган бар иде. Китап кибетләрендә чират иде элек. Мин моны бик зарланып та әйтмим, чөнки әнә шундый чиратларда әдәбият сөюче кешеләр белән танышырга, аралашырга, үзара мөнәсәбәт­ләрне дәвам итәргә мөмкинлек була иде.
Бүген бернәрсәгә чират юк. Кешеләрнең тамагы тук, өсте бөтен.
Авыл җирендә дә шулай. Элек печән чабып интегә торган идек. Чабасың, инде җыям гына дигәндә яңгыр сибәләп китә, әйләндерәсең, киптерә­сең, тагын яңгыр, тагын киптерәсең... Чүмәләгә салгач та кабат таратып киптергән чаклар була. Аннан соң өйгә кайтара алмыйча җәфалана­сың. Колхозда тракторлар аз, кеше күп – үз чиратыңны көтеп, ярты гомер уза. Хәзер алай түгел. Печән кирәк икән, аны сатып алырга да, бакчада үстерергә дә мөмкин. Хөррият, кыскасы.
Утын хәзерләп пыр туза идек. Урманчы белән киле­шәсең, моның өчен берничә көн урманчылык эшенә чыгасың. Шуннан ул сиңа урын күрсәтә, келәймәле агач­ларны кисәсең. Күп вакыт бу аркылы пычкы белән була. Кыскасы, җан тиреңне чы­гарасың инде. Хәзер рәхәт – утын кирәк икән, турап-ярып, өеңә китереп бирәләр. Ул бик кирәкми дә – чөнки бөтен авылларда да диярлек газ кергән. Өеңне җылыту өчен кранны борып, шырпы сызу да җитә.
Су да шулай. Элек суны авыл читендәге чишмәдән көянтәләп ташыганнар. Шунда егетләр кызлар белән танышкан. Су юлы турында җырлар барлыкка килгән... Безнең чорда инде су колонкалары авылга кергән иде. Анда да җәйләрен чират була, суга чыгучылар үзара гәпләшеп, авыл яңалыкларын сөйләшеп тора, кайберләренә су җитми дә кала иде. Көн эссе, чишмә берәү – кешеләр күп, бидонлап ташыйлар. Гаҗәп түгел инде. Бүген су барлык кешегә дә җитә. Ул өйгә кергән, махсус җайланмалар җылытып та бирә. Гел шәһәрдәге кебек инде...
Бүген кеше рәхәт яши. Үткәннәр белән чагыштырып карасаң, бигрәк тә. Хәзерге уртача кеше күргән рәхәтлек­ләр элекке заман ханнарының да төшенә кермәгәндер. Бү­генге уңайлыкларга патша­лар­ның да хыялы җитмәгән­дер.
Ә без зарланабыз...
Сәбәбе гади генә бугай аның. Кеше бит ул үзе начар яшәгән өчен зарланмый. Ул башкаларның үзеннән әйбәт­рәк яшәгәнен күреп өзгәләнә. “Менә мин дә эшлим, ул да эшли – мин ничек яшим дә, ул ничек яши?” – дип уйлый. Кеше күңеле һәрвакыт гаделлек эзли. Ә тормышта гаделлек юк. Кешеләрнең аңы, хис-тойгысы, дөньяны кабул итү мөмкинлекләре төрлечә икән, алар үзләре дә бер дәрәҗәдә була алмый. Шуңа күрә, башкалар тормышына, аларның үзенә дә, сүзенә дә карамыйча, үзеңчә яшәргә кирәктер. Кояштан көнләшеп кенә кояш булып булмый бит. Һәркемнең үз офыгы. Һәркемнең үз мөмкинлекләре. Һәркемнең үз тормышы, ниһаять.
Читтән караганда бәхетле булып күренгән кешеләр дә ул бәхетнең ни бәягә төшкәнен үзләре генә белә. Бәлки, алар да безгә көнләшеп карыйлардыр әле. Һәркемнең җирдә үз бәхете бит. Кеше бәхетен үзеңнеке итеп булмый. Уртак бәхет тә юк. Бөтен кешегә дә ярый торган бәхет булмый.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: