+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
26 сентябрь 2022, 10:50

Октябрьдә кемнәргә уңыш елмаячак?

Йолдызнамәнең өч билгесенә, дип ышандыра астрологлар. Кемнәр алар?

Октябрьдә кемнәргә уңыш елмаячак?
Октябрьдә кемнәргә уңыш елмаячак?

Кучкар үткәннән калган мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Бу аңа алга барырга омтылыш бирәчәк. Интуициясенә таянса, барысы да җиңел хәл ителер. Карьерада үсеш көтелә. Мөһим проектларга барлык игътибарын бүлсә, җитди уңышларга ирешер. Ялгыз Кучкарларны яңа бәхетле мәхәббәт көтә.

Игезәкләр гениаль идеяләр белән янар. Бу билге зур планын тормышка ашыруга ирешәчәк. Моның өчен барлык мөмкинлекләр ачылыр. Игезәкләнең тормышына уңыш бик озак вакытка кермәкче. Романтик мөнәсәбәтләр дә чәчәк атачак. Йолдызлар Игезәкләргә тормышның бөтен ямен тоярга киңәш итә.

Кыслалар үзе белән бер фикердә булган дуслар табар. Бергәләп алар шәп идеяләрне тормышка ашырыр. Кысланы яхшы тәкъдимнәр, зур проектлар көтә. Уңышка ирешү өчен яңа юнәлешләрне үзләштерергә кирәк булачак. Булган барлык кыюлыкны, тәвәккәллекне эшкә җигү хәерле булыр. Карарларны эмоцияләргә түгел, салкын акылга таянып кабул итәргә куша йолдызлар. Шул очракта Кысла тормышына уңыш һәм бәхет бәреп килеп керәчәк. Шәхси тормышта тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрәчәк.

Фото: smartik.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: