+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
30 сентябрь 2022, 10:15

Бүген дүрт кеше бергә мунча кермәсен!

Ә хатын-кызларның 30 сентябрьдә күңелен бушатып, күз яшьләрен туйганчы түгеп алуы хәерле икән. Бу көннең сынамышлары бик кызык!  

Бүген дүрт кеше бергә мунча кермәсен!
Бүген дүрт кеше бергә мунча кермәсен!

Халыкта элек 30 сентябрь “Ышаныч, өмет, мәхәббәт көне” дип йөртелгән. Шуңа аны дөрес үткәрүгә игътибар бүлгәннәр.
Бүген дүрт кешенең бергә мунча керүе, чабынуы хупланмый икән, бу гаилә әгъзалары арасында зур тавыш чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.
Ә гүзәл затлар бүген туйганчы күз яшьләрен түксә, ел буе еламаска тиеш.
Бүген туган кешеләр туган көнен өч көн бәйрәм итсен.
30 сентябрь — сихер-бозымнан котылу өчен яхшы көн, диләр. Бүген шулай ук хатын-кыз авыруларын дәвалау да нәтиҗәле булырга тиеш.
Кияүгә чыкмаган кызларның бүген “бөек мәхәббәт” белән очрашу ихтималы бик зур! Шуңа бу көнне бикләнеп өйдә утырмасыннар.
Һәркемгә бүгенге көн уңышлар китерсен!

Фото: inpearls.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: