+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
4 октябрь 2022, 10:10

“Мин сиңа бер шешә куям!”

Беркөнне безнең “Кызыл таң” редакциясенә бер шагыйрь килеп керде. Бераз “салмыш”... Яхшы кеше үзе, хисле, нечкә күңелле, шәп яза. Ләкин билгеле бер халәткә кергәндә холкы бераз үзгәреп китә.

“Мин сиңа бер шешә куям!”“Мин сиңа бер шешә куям!”
“Мин сиңа бер шешә куям!”

Җаваплы секретаребызның эше бик тыгыз иде, шуңа ул берничә минут аны тыңлап торды да, иренмичә, озатып чыгып, лифтка утыртып җибәрде.
Биш минут та үтмәгәндер, шагыйребез янә килеп керде. Төрле бүлмәләрдә ораторларча “чыгыш ясап” йөргәннән соң чират безгә җитте. Менә шагыйрьнең игътибарын мин җәлеп иттем.
—Ләйсән, мин бит сиңа бераз гашыйк... — дип сүз башлады ул. — Юк, юк, әллә ни уйлама, мин синең иҗатыңа гашыйк...
Үзем дә сизмәстән сәгатькә карап алдым. Их, төшке ашка чыгарга бераз иртәрәк шул.
—Мин синең тормыш юлыңны да беләм, — дип дәвам итте шагыйребез, бераз дымланган күзләре белән ихлас миңа төбәлеп. — Ниләр кичерергә туры килгәнен дә...
Мин төшке ашны иртәрәк башларга булдым. Тиз генә киендем дә шагыйрьне Фәрит абый Фаткуллин карамагына калдырып, чыгып киттем.
Урамда алтын көз. Дөнья матур. Үзәк базарга таба юл тоттым. Барам шулай уйланып, тирә-якка сокланып. Игътибарымны каршыма килүче бик озын буйлы кеше җәлеп итте. Ул да нигәдер теге безнең бүлмәдә калган шагыйрь кебегрәк бераз чайкалып атлый. Баш очында гына торган чагу зәңгәр башлыгы татар кызларының калфагы кебек бер якка кырынайган, чук кына җитми. Шуңа карап елмаеп куйган идем, менә бу кешенең игътибарына чалындым бит. Баксаң, ул да теге шагыйребез кебек халәттә икән! Урам уртасына басты да бу, миңа карап саф татарча кычкырып җибәрде:
—...ттәч! Уфада шундый чибәр хатыннар бармыни?!
“Йөрисең бит исерекләргә карап елмаеп!” — дип үземне битәрләп, янымдагы “Рубин” кибетенә кереп киттем. Анда бераз затлы бизәнгечләргә карап сокланып йөргәннән соң, төшке аш вакытының калган минутларында яраткан Якутов паркымның күлен әйләнеп чыгарга булдым.
Гаҗәпләнерсез, ләкин күл буеннан минем каршыма янә бер исерек кеше килә иде! Бу юлы язмышны сынамыйча, борылып, икенче юлдан киттем. Көзге кояшның суда чагылуына, матур-матур кыр үрдәкләренең күл дулкыннарында тибрәлүенә, каңгылдашуына, агачлардан яфракларның “вальс әйләнеп” җиргә төшүенә бераз сокланганнан соң эшкә кайтырга булдым. Шул вакыт колагыма янымда гына сөйләшкән ике әбекәйнең сүзләре чалынды бит.
—Украинада сугыш бетсә, мин сиңа бер шешә куям! — диде өлкән яшьтәге ханым ахирәтенә.
—Килештек! — дип көлеп хуплап куйды тегесе.
“Их, әбекәйләр, сезнең сүзләр дә, уйларда да шул шешәмени...” — дип көрсенеп куйдым. Бик пөхтә, матур киенгән үзләре, берсенең кечкенә эте дә бар. Мөгаен, шаярулары шулдыр.
Кайтыр юлда башкача маҗаралар булмады. Редакциядә теге шагыйрь дә башкача күренмәде.
Менә шундый көннәр дә була бездә, дуслар. “Кызыл таң”чылар күңелсез яши дип уйламагыз. Шуңа безнең күңелле, кызыклы язмаларга да фикерләребез җитәрлек. Язылыгыз, укыгыз безне! Нәкъ бу атнада “Кызыл таң”га очсызрак хакка язылып була!

Фото: rusovok.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас