+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
5 октябрь 2022, 11:10

Октябрь уртасында кемнәргә бәхет елмаячак?

Йолдызнәмәнең өч билгесенә. Астрологларга йолдызлар шулай “пышылдаган”. Кемнәр алар?  

Октябрь уртасында кемнәргә бәхет елмаячак?
Октябрь уртасында кемнәргә бәхет елмаячак?

Кучкарлар бу ай уртасында позитив халәттә булачак. Шуңа алар бик яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәк. Яңа мөмкинлекләр ачыла, кулдан ычкындырмагыз! Интуициягезгә ышаныгыз, теләгегезгә ирешерсез. Финанс хәле яхшырачак.

Үгезбозаулар, нәрсәгә омтылуыгызны төгәл билгеләп куегыз! Дөрес карарлар кабул итәр өчен эчке тоемлавыгызга колак салыгыз. Яхшырак күренергә тырышмагыз, сез - болай да бик яхшы кешеләр. Эш өлкәсендә прогресс көтә, бу финанс хәлендә яхшы чагылыш табачак. Шәхси тормышта гармония килер.

Сукоярлар, сезнең алда күпне вәгъдә итүче яңа мөмкинлекләр ачыла. Аларны файдаланып калыгыз. Сез - уникаль сәләтләргә ия шәхесләр, алыштыргысыз кешеләр, шуны белегез. Үзегезгә ышанычыгыз булсын. Тирә-яктагыларга карата гадел булыгыз. Октябрь уртасында Сукоярларга өстәмә чыганаклардан да акча киләчәк. Ялгызлар мәхәббәтен очратыр.

Фото:
stihi.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: