

Дөресрәге, аларны балкон тышлыгын сүтү белән шөгыльләнүче эшчеләр тапкан.
"Фатир 12нче катта, сигез ел чамасы буш торды. Балконның торышы начар иде. Мин үзем башка эшләр белән мәшгуль. Тик менә хәзер көзен буш вакыт таптым һәм, ниһаять, торакны яңарту өчен ремонт белән шөгыльләнергә булдым. Эшчеләр чакырдым, көне буе алар балконны чүп-чардан арындырды.
Бу вакытта миңа хәбәр итәләр - ә сезнең балконда умарта бар, диләр. Мин моңа бик гаҗәпләндем, башта ышанмадым. Ә хәзер үз балым белән чәй эчәм. Эшчеләрне дә тәмле ризыклар белән сыйладым", - дип сөйләгән "Башинформ " мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Елена Христофорова.
Фото: башинформ