Янгантау - горурлыгыбыз!
"Безнең "Янгантау" геопаркы нигез салынуга биш ел тулуны билгеләп үтә. Ул - безнең горурлыгыбыз, Русиядә һәм бөтен советлардан соңгы киңлектә ЮНЕСКО Бөтендөнья геопарклары челтәренә кертелгән беренче геопарк. Дөньяда 46 илдә барлыгы 177 объект шундый статуска ия", - дип яза Радий Хәбиров үз сәхифәләрендә.
""Янгантау " геопаркының мәйданы - 1774 квадрат километр. Ул Салават районында урнашкан. Анда 58 истәлекле урын бар, алар арасында Идрисов һәм Лаклы мәгарәләре, Кургазак чыганагы, Янгантау тавы, Мәчетле киселеше, Салават Юлаев музее һәм башкалар бар. Төбәк, федераль һәм халыкара геологик объектлар, археология һәйкәлләре, бай тарихи һәм мәдәни мирас – болар барысы да безнең геопаркны туристлар өчен, шул исәптән чит илләрдән дә, җәлеп итә. Узган елда гына да анда 110 мең кеше булган, ә нигез салынганнан бирле туристлар саны өч тапкыр арткан.
Геопарк партнерлары саны да сизелерлек артты. Эш башында алар ике иде, хәзер – 16. Алар арасында - эре фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, бу эшкә малтабарларның актив кушылуы куандыра. «Янгантау»да безнең визит үзәкләренең берсе эшли. Ә бөтен геопарк буенча мәгълүмати һәм навигацион стендлар урнаштырылган. Планнар – масштаблы. Алга таба да эшлибез.
Ә бу - файдалы сылтама, анда "Янгантау" геопаркы турында бөтен мәгълүмат тупланган: https://geopark-yangantau.ru", - дип яза Башкортстан Башлыгы.
Фото: ВКонтакте