+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
28 октябрь 2022, 04:30

Кошларда да кеше язмышлары...

Мәскәү өлкәсендә исерек кошларны күрә башлаганнар.

Кошларда да кеше язмышлары...Кошларда да кеше язмышлары...
Кошларда да кеше язмышлары...
Алар ферментланган җиләк ашый һәм үзләрен тиешенчә тотмый икән. Кичә «эчкече» кызылтүш белән видео социаль челтәрләр буенча таралды.

«Русия кошларны саклау берлеге» фәнни хезмәткәре Елена Чернова 27 октябрьдә «Подъем» басмасына мондый кош белән очрашканда нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, кошлар еш кына мондый җиләкләрне гадәти җимешләргә караганда теләбрәк ашый. «Аларга алкоголь кешегә кебек тәэсир итә, һәм аларның да үз-үзен тотышы үзгәрә", - диде ул.

Чернова, шулай ук, мондый кош белән очрашканда нишләргә кирәклеген әйтте.

"Кошны тартмага салырга, караңгы тыныч урынга куярга һәм берничә сәгатькә ялгызын калдырырга кирәк, шуннан соң ул йокыга китәчәк һәм аннары аны тыныч кына чыгарырга мөмкин булачак. Берникадәр вакыттан соң кош су эчәргә мөмкин, ләкин шунда ук түгел. Уянгач, аның эчәсе киләчәк», — дип аңлатты орнитолог.

Махмыр инде бу! Карале, нәкъ кешеләр кебек икән болар!

Фото: proza.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас