+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
1 ноябрь 2022, 09:10

Агу түгел, дару икән бит!

Белеп эчсәң, аракы да файдалы.

Агу түгел, дару икән бит!Агу түгел, дару икән бит!
Агу түгел, дару икән бит!

Тәмам үзәккә үткән эчкечелекнең дә уңай ягын табарга мөмкин икән... Чамасын белеп эчкәндә, ул файдалы да икән әле.
Дөресен генә әйткәндә, шикәр белән тоз да агу санала. Әмма аны артык кулланудан кеше үзе генә зыянын күрә. Ә менә аракы алай түгел шул... Алманиянең кулланучылар оешмасы алкогольнең күпме күләмдә ничек тәэсир итүен өйрәнгән.

Бер эчкәндә, хәтта “чын ир-атка да” арттырырга ярамаган норма – 40 грамм саф алкоголь, бу – бер литр сыра, ярты литр шәраб яки алты рюмка аракы. Хатын-кызлар алкогольне начаррак кичерә, шуңа күрә аларның нормасы ике мәртәбә ким.

Дания һәм Франция галимнәре артык күп эчмәгәндә сыйфатлы шәраб йөрәккә яхшы тәэсир итә дип саный. Русия медиклары да ХIХ гасырда ук аракының начар гына түгел, ә яхшы, файдалы якларын да искә алганнар. Хәл беткәндә, аңны җуйганда, кан югалтканда алкоголь бик яхшы тәэсир итә, имеш.

Французлар майлы ризык күп ашасалар да, каннарында холестерин күп булса да, атеросклероз белән сирәк авырыйлар. Ни өченме? Чөнки алар кызыл шәраб күп эчә.

Фото: alcohol-nesovmestim.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас