+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
2 ноябрь 2022, 09:30

Куян елын каршыларга әзерсезме?

Яңа елга ике айдан азрак вакыт калып бара. Көнчыгыш календаре буенча 2023 ел Куян яисә Мәче елы булачак. Әйе, бу елның хуҗасы икәү! Аны ничек каршыларга һәм ул безгә нәрсә вәгъдә итә? Хәзер беләбез!

Куян елын каршыларга әзерсезме?
Куян елын каршыларга әзерсезме?

Куян да, мәче дә - йомшак, назлы җәнлекләр. Шул ук вакытта аларда хәйләкәрлек тә, очлы тырнаклар да бар. Шуңа бу елны йомшак, ягымлы, ләкин уяу да булырга кирәк.

2023 ел стихиясе Су булачак. Көнчыгышта аны ике төрле аңалаталар: бер яктан ул — иминлек, икенче яктан таркалу да булырга мөмкин. Бу елның “холкын” тоеп, аңа яраклашырга куша белгечләр. Шул вакытта барысы да әйбәт булачак.

Астрологлар ышандыруынча, Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк. Куян да, мәче дә гармонияне өстен күрә.
2023 елны өйдә, якыннарың белән, тынычлыкта каршылау яхшы икән. Чагу киемнәр дә кирәкмәс. Киемнәрегез якты, тыныч төстә булсын. Әлбәттә, куян ите әзерләмәгез.

Уңыш җәлеп итү өчен куян яисә мәче сыны, уенчыгы алып куегыз. Кишер тоткан куян акча да китерергә тиеш, имеш.
Алдагы ел тик бәхет китерсен!

Фото: mobillegends.net

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: