

"Әйткәнемчә, бу - умарталык. Монда берничә дистә чолык. Безнең туризмны үстерү үзәге, энтузиастлар, безнең умартачылар көче белән бу мәдәни үзенчәлек, икътисадның бер өлеше буларак, гомумән, чорлар һәм халыклар элемтәсе буларак саклана.
Дөресен генә әйткәндә, мин үз гомеремдә беренче тапкыр бал чыгарам һәм бу бал кортларын якын күрәм, миндә аерым бер хис. Шундый хезмәт сөючән җан ияләре, без аларны бөҗәкләр дип кенә атый алмыйбыз. Бу -безнең дусларыбыз.
Минем артта - мәһабәт Торатау түбәсе.
Барысына да ләззәт алырга һәм Башкортстан буйлап сәяхәт итәргә тәкъдим итәм.
Теләсә нинди эштә дә үз Ватанына һәм профессионализмына мәхәббәт белән тулы кешеләр бар - безнең табигатьнең энтузиасты Артур Иделбаев шундыйлардан", - дип язган ул.