+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
7 ноябрь 2022, 10:53

Малай тәрбияләүчеләр тизрәк картая

Һәм бу үзенчәлек гаиләдә уллар саны күбрәк булган саен арта.

Малай тәрбияләүчеләр тизрәк картая
Малай тәрбияләүчеләр тизрәк картая

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, малай тәрбияләүче әти-әниләр кызларның әти-әниләренә караганда тизрәк картая. Шулай ук аларның акыл сәләте өлкәнәйгән саен тизрәк кими баруы ачыкланган.

Мондый нәтиҗәләр 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ата-аналарның 13 222 интеллект тесты нәтиҗәсендә алынган. Тикшеренүләрнең төрле чорларында аларга математик мәсьәләләрне хәл итәргә һәм укыган сүзләрне истә калдырырга тәкъдим ителгән.

Нәтиҗәләр буенча, малайларның да әти-әниләре тикшерү башында акыл ягыннан кызларныкыннан калышмаган. Әмма аларның балалары (малайлары) үскән саен, бу әти-әниләр шул ук яшьтәге кызларның әти-әниләренә караганда тестларда азрак балл җыйган.

Тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, кызлар, улларга караганда, әти-әниләренә социаль һәм эмоциональ ярдәм күрсәтә белә һәм еш кына әти-әнисен үз тәрбиясенә ала.

Фото: bugaga.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: