

«Бу арада, көн саен тәмле ашап, билемне югалттым. Шуңа күрә бер дустымның киңәше буенча шифаханәгә киттем. 6 көн ач торып чистарыну курсын үтәчәкмен. 6 көн бары төрле үләннән кайнатма гына эчертәләр, ашауга килгәндә, әз генә бал бирәләр. Тик кайткач та, 1 ай давамында дөрес итеп тукланырга кирәк, ди табиблар. Болай булса, Казан концертына дюймовочка булырга тиеш, может билем дә табылыр», – дип язган Данир социаль челтәрдә.
Әлеге дусты безнең Рөстәм Нәбиев булырга охшаган. «Кара син, малай, концертларда хәлең булмас. Рөстәм артыннан барма, ул Индира белән бик озак хәлсез йөрде. Ач торганчы, 7 кат үлчә. 1 декабрьдә күрәсем килә сине», - дип язган берәү.
Һәрвакыттагыча, киңәшләрне мул яудырган Данирның виртуаль дуслары.
«Качып кайтмасаң, анда җиңел түгел», «Безнен эштән бардылар, концлагерь дип кайттылар», – дип язучылар да бар.
"Каш ясыйм дип, күз чыгарма", - диюләредер инде. Пылау гына харап итә ул билне, Данирбай, пылау гына...