+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
8 ноябрь 2022, 18:45

Кайбер җимешләр... акча китерә!

Белгечләр байлыкка-муллыкка, тынычлыкка, бәхеткә, уңышка ирешер өчен өйдә даими рәвештә берничә җимеш булырга тиеш, дип ышандыра. Нинди җимешләр соң алар?

Кайбер җимешләр... акча китерә!
Кайбер җимешләр... акча китерә!

Шәфталу - үлемсезлек һәм мәхәббәт, гаилә символы. Соңгы вакытта ул байлык белән дә ассоциацияләнә башлады. Кытайда уңыш төсен шәфталу төсе белән тиңлиләр.

Анар (гранат) баласыз гаиләләргә бәхет китерүче булып санала. Феншуй белгечләре сәламәт бала табарга, уңыш җәлеп итәргә теләүчеләргә өйләренә анар сурәтләре булган картиналар эләргә куша.

Виноград – муллык китерүче. Ул хәтта уңышсызлыкны да уңышка әйләндерә ала, имеш...

Алма тынычлык вәгъдә итә. Аеруча кызыл алмалар.

Кытай телендә “ананас” сүзенең яңгырашы “сезнең юлдагы уңыш” буларак тәрҗемә ителә. Әлбәттә, бу җимеш безнең өйләрдә еш кунак түгел, шуңа аның декоратив сурәте дә яхшы булыр.

Ә менә әфлисун, белгечләр ышандыруынча, акчасызлыктан коткара икән. Феншуй буенча өйдәге вазада гел тугыз әфлисун (мандарин да ярый) булырга тиеш.
Менә шулай...

Фото: vsegda-pomnim.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: