+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 ноябрь 2022, 11:48

Сөйләшмәсәң - симерәсең...

Симерүнең сәбәпләре эчке дөньяга да тыгыз бәйләнгән.

Сөйләшмәсәң - симерәсең...
Сөйләшмәсәң - симерәсең...

Трансформацион коуч Наталья Козловская артык авырлык җыюның психологик сәбәпләрен атаган.

"Беренче сәбәп - ул яклау функциясен кертү. Кеше тирә-як дөньядан сакланырга тырышканда, аның тәне аңлы рәвештә бу ниятне аңлый һәм "киртәләр" үстерә башлый. Артык авырлык - ул гәүдә яклана торган тышча", - ди Козловская.

Артык авырлыкның икенче психосоматик сәбәбе - сизелерлек, мөһим булу теләге, дип дәвам итте коуч. "Бу очракта гәүдә безне сизсеннәр өчен киңәергә кирәк, дип саный. Янәсе, зуррак булган саен, мине ешрак күрәләр, димәк, ныграк яраталар. Артык килограммнар ярдәмендә гәүдә: "Мин монда, мин бар, мине яратыгыз", - дип аңлата ул.

Артык авырлыкның өченче сәбәбе, мәҗбүри рәвештә сөйләшмәү: кеше үзендә хис-тойгылар, хисләр, сүзләр туплаган очракларда шундый хәлләр була.

"Без үз-үзебезгә зыян китермәскә тырышканда, "Юк" дип җавап бирә алмыйбыз, әйләнә-тирәдәгеләрнең өметләрен алдан белергә омтылабыз һәм аларга ничек кирәк, шулай җавап бирәбез. Әлбәттә, үз фикереңне саклап калырга тырышканчы, шулай җиңелрәк. Шул ук вакытта без барысыннан да яшергән хис-кичерешләр һәм чын хисләр безнең эчтә туплана һәм артык килограммга әверелә ", - дип сөйләгән Козловская.

Фото: Pinterest

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: