+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
12 ноябрь 2022, 12:55

Өегездә биш әйбер булсын!

Бәхет, акча ишелеп килә башлар...

Өегездә биш әйбер булсын!
Өегездә биш әйбер булсын!

Бал – байлык һәм хөрмәт символы. Бал тулы савытны күренеп торган урынга куярга кирәк. Савыт никадәр тулырак, байлык шулкадәр күбрәк булачак, дигән сүз.

Кызыл җепләр дә байлык, уңыш символы булып санала. Элек кызыл җеп йомгагының өйдә күренеп торган урында булуын байлык китерүгә юраганнар. Кызыл җеп кара көчләрдән дә саклый, имеш. Шуңа күпләр беләзек итеп кызыл җеп тага.

Бәллүрнең акча тартып торуына да күпләр ышана. Бәллүрдән ясалган статуэтка, савытларны да күренеп торган урынга куярга кирәк.

Фил фигурасы зирәклек символы булып санала. Аны эш өстәленә куйсагыз, акча мәсьәләләренә кагылган дөрес карарлар кабул итәргә ярдәмләшер.

Балыклы аквариум өйгә гармония һәм җитешлек алып килә, диләр. Нәкъ алтынсыман балыклар акча энергетикасын тартып тора. Аквариум төбенә алтынсыман акчалар салсагыз да була.

Фото: s-zametki.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: