+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
14 ноябрь 2022, 05:42

Исерек филләр тәгәрәшеп йоклап киткән...

Филләрне дә аяктан ега шул "аракы" дигәннәре...

Исерек филләр тәгәрәшеп йоклап киткән...Исерек филләр тәгәрәшеп йоклап киткән...
Исерек филләр тәгәрәшеп йоклап киткән...

Атка да ял кирәк, диләр, ә бу очракта - филләргә дә. РЕН ТВ каналы белдерүенчә, Һиндстанда бер көтү фил ликер салынган зур чаннар янына килеп чыккан. Әлеге исеркеч эчемлекне ясау белән авылда яшәүче бер ир шөгыльләнгән булган икән.

Егермегә якын фил шушы савыттагы эчемлекне эчеп бетергән дә, урманга китеп, йокыга талган. Бу хәлне күреп калган кешеләр хайваннарга ярдәмгә зоологларны чакырткан. Алары, килеп, филләрнең үлмәячәген, бары тик исерек булуын билгеләгән.

Билгеле булуынча, бу исерткеч эчемлек биредә үскән чәчәкләрдән ясала икән. Бәлки, аның хуш исе хайваннарны җәлеп иткәндер...

Фото: ren.tv

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас