Аның тасвирламасы “Medical Xpress” фәнни порталында бастырылган.
Җайланма-беләзек, ул кулны әкрен генә сыйпауны имитацияли. Галимнәр бу организмга дофаминның һәм окситоцинның чыгарылуына ярдәм итә, дип ышандыра, бу җайланма кулланучыга рәхәтлек хисе китерәчәк. Ул кешенең стресска каршы торучанлыгын арттыра һәм начар гадәттән баш тартырга ярдәм итәчәк.
Ләкин, галимнәр җайланманы алкогольгә бәйлелек терапиясен тулысынча алыштырмаячагын, ә моның бер өлеше генә булачагын искәртә. Алар, шулай ук, эшләнмәне башка авыруларны дәвалау өчен дә кулланылырга мөмкин булачак, дип фаразлый.
Киләчәктә җайланманы даруханәләрдә сатарга ниятлиләр. Галимнәр патент алу өчен гариза биргән инде.