

Бер көнне дусларыгыз, туганнарыгыз, якыннарыгыз белән бергә җыелыгыз. Һәркем ак кәгазьгә үзенең исемен һәм теләген язсын. Кәгазьләрне бутагыз һәм һәрберегез берсен алсын. Кемгә кемнең исеме язылган кәгазь эләгә, ул шуңа “Бәхет хаты” яза, матур теләкләр юллый, теләкләренең тормышка ашуын тели.
Хат эченә берәр кечкенә “сюрприз” да салырга кирәк. Мәсәлән, мәхәббәт теләүче кешегә - кызыл катыргыдан киселгән йөрәк, бәби теләүчегә - алсу яисә зәңгәрсу тасма кисәге, байлык теләүчегә - зур булмаган номиналдагы кәгазь акча, гаилә корырга теләүчегә күгәрчен канаты һәм башкалар. Фантазиягезне эшкә җигегез.
Һәркем үзенә юлланган хатны Яңа ел төнендә генә ачарга, укырга һәм, теләкләрнең кабул булуын теләп, яндырырга тиеш. Ә хат эчендәге “сюрпризлар”ны бер ел саклагыз!
Менә шулай, ышансагыз, эшләгез. Яңа ел бәйрәме — тылсымга ышану, бераз балачакка кайту да бит ул. Мондый хатлар күңел ачуның бер төре дә булырга мөмкин.
Барлык теләк-хыялларыгыз тормышка ашсын!
Фото: “livemaster.ru”