

Акчага ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Кесәгезгә килеп кергән аз гына суммаларга да шатланырга өйрәнергә кирәк. Бу вакытта алар арта башларга тиеш.
Беркайчан да башкаларга акча юклыкка зарланмагыз.
Акча артсын өчен аларны санап торыгыз, санаган акчаларыгызның күбәюен күз алдына китерегез. Булган акчаларыгызны матур шкатулкада саклагыз.
Өйдә акча гөле утыртып, аны яхшылап карагыз.
Өегездә алтынсыман тимер акчалар салынган матур савыт торсын.
Кошелекның кызыл төстә булуы акча җәлеп итә икән.
Керемнәрегез турында артык сөйләнеп бармагыз.
Килгән акчаларны яхшы кәеф белән кабул итегез һәм Җиһанга рәхмәт әйтергә онытмагыз.
Бурычка акча алырга тырышмагыз. Бурычка алып яшәү, кредитларга керүдән читләшегез.
Бай кешеләр турында негатив фикерләрегезне онытыгыз. Барысы да намуссыз юл беләән баемаган. Кемнәргәдер байлыкка таба юлда күп эшләргә һәм көч түгәргә, тырышырга туры килгән.
Шуны онтымагыз: күңелдә юмартлык һәм ихласлык белән бирелгән акчалар яисә башка ярдәм ул кешегә һәрвакыт күпкә артып кире кайта. Шуңа баеп китсәгез, хәйрия белән шөгыльләнергә онытмагыз