Черкиләр бүгенге көндә җирдә иң үлемгә китерә торган бөҗәкләр булып санала, алар ел саен Африкада, Көньяк Америкада, Үзәк Америкада, Мексикада һәм Азиянең күпчелек өлешендә 830 мең кешене үтерәләр. Ләкин ерак матур Исландиядә черкиләр бөтенләй юк икән.
Исландия - һичшиксез, дөньяның иң гаҗәеп илләреннән берсе. Кечкенә утрауны фантастик табигать, мәдәният һәм тарих шундый уникаль итә. Биредә шаккаткыч шарлавыклар, Европадагы иң зур бозлыклар, вулканнар, Төньяк балкышы бар. Ләкин монда черкиләр юк.
Исландиядә ни өчен черкиләр булмавы турында ике теория бар. Беренчедән, илнең һава шартлары черкиләр өчен уңайсыз булуы. Икенчедән, Исландиядәге суның һәм туфракның черкиләр өчен уңайсыз химик составы булуында. Әмма глобаль җылыну даими рәвештә климатның үзгәрүен китереп чыгара. Бу шулай ук Исландиядә черкиләр барлыкка килүгә йогынты ясарга мөмкин. Һаваның уртача температурасы җылына, Исландиядә бөҗәкләрнең яңа төрләре барлыкка килә башлаган.
Фото: pixabay.com.