

Белгечләр белдерүенчә, 2023 ел — Кара су куяны (Черный водяной кролик) елы. Су куяны нинди буладыр, ләкин алдагы елның стихиясе Су икән. Шуңа Яңа елның төп төсе — кара, диләр. Юк, юк, курыкмагыз, кайгы төсе түгел, ә байлык, зәвыклылык төсе, дип тә ышандыралар. Аеруча кара киемне алтын, көмеш төсләр белән бизәп кисәгез, уңыш килергә тиеш икән.
Карага һич тә күңелегез тартмаса, суның барлык төсләренә өстенлек бирә аласыз — зәңгәр, зәңгәрсу, ачык, чагу зәңгәр, куе зәңгәр, яшькелт-зәңгәр, фирүзә төсе, хәтта шәмәхә.
Ә менә яшел, кызыл һәм ком төсен кулланмаска тырышыгыз. Куянга шулай ук артык кычкырып торган төсләр дә ошамас.
Шуны истә тотыгыз: киемнең төсе генә дөрес булу аз, Яңа ел каршылагандагы күлмәк, чалбарларыгыз үзегезгә ошаган һәм бик уңайлы булырга тиеш. Уңайлылык — Куянның төп таләбе!
Яңа ел төнендә генә түгел, тормышта да балкып яшәгез, дуслар! Уңышлар килсен!