+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
20 декабрь 2022, 10:45

Куян елына нәрсә бүләк итәргә ярамый?

Ә нинди бүләк ясау хәерле булыр? Әйдәгез, беләбез!

Куян елына нәрсә бүләк итәргә ярамый?
Куян елына нәрсә бүләк итәргә ярамый?

Куян гадилек, чисталык һәм уңайлылык ярата. Аның өчен кыйммәтлелек мөһим түгел, ләкин бүләкләр файдалы һәм кирәкле булырга тиеш. Шуңа күрә кешегә кирәкмәгән вак-төяк бүләк итү быел хупланмый.

Нәрсәләр бүләк итәргә ярамый соң? Сабын, тарак, шампунь кебек бүләкләрне быелгы ел хуҗасы өнәмәячәк, дип ышандыра белгечләр.

Сынамышларга ышансагыз, сәгать — кешенең вакытын урлаучы икәнен онытмагыз. Шуңа мондый бүләк бирер алдыннан да уйланыгыз.

Көзге белән дә сак булыгыз. Әгәр бик тә көзге бүләк итәсегез килсә, ул витринада торган булмасын. Ә төрелгән, киштәдән алынган булсын.

Носки — бик кирәкле бүләк, дип уйлыйсызмы? Шулаен шулай да, ләкин хатын-кыз ир-егеткә носки бүләк итсә, тиздән бу ир-егет аның тормышыннан китәргә мөмкин икән...

Шунысы кызык: хушбуй да Куян яраткан бүләк түгел икән. Шуңа быел яраткан хушбуен һәркем үзенә үзе алсын, ә якыннарыгызга башка төрле бүләк ясагыз. Нинди, дисезме? Куян рәсеме төшкән өстәл җәймәсе, пижама, тапочки, свитер кебек әйберләр ел хуҗасы күңеленә хуш килер. Балага йомшак уенчык — Куян бик яхшы булыр. Ел хуҗасы формасындагы сувенир да — быел хупланган бүләк.

Сөйгәннәренә Яңа ел кичендә чыршы ботаклары кушылган чәчәкләр гөлләмәсе бүләк итүчеләр дә уңышка ирешер!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: