+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
10 гыйнвар 2023, 17:20

Идеаль ирләр кайсы йолдызлыкта туган?

Астрологлар йолдызнамәнең берничә билгесенә караган ир-егетләрнең иң яхшы гаилә башлыгы булуын ачыклаган. Бу мәгълүмат гаилә корырга теләүче хатын-кызларга да, күптән гаилә җепләре белән бәйләнгән гүзәл затларга да кызыклы булыр.  

Идеаль ирләр кайсы йолдызлыкта туган?
Идеаль ирләр кайсы йолдызлыкта туган?

Иң ышанычлы гаилә башлыгы – Үгезбозау, дип билгели белгечләр. Аның белән ныклы, традицион гаилә корырга мөмкин. Гаилә кыйммәтләре аның өчен буш сүз түгел. Үгезбозау бик сабыр һәм тынычлык яратучы. Сөйгәненең һәр теләген үтәргә әзер. Үзенең бер генә таләбе бар – тугрылык.

Кәҗәмөгез – иң җаваплы ир. Аннан романтик адымнар көтмәгез, ул мәхәббәтен нәтиҗәле эшләр белән исбатлый. Гаиләсе өчен барысын да эшләячәк – өч эшкә урнашачак, төнге сменаларда да эшләргә әзер булачак. Иң мөһиме – гаиләсе бернәрсәдә дә кытлык кичермәсен. Кайтыртучан “трудоголик”, кыскасы.

Бизмән – иң юмарт һәм романтик ир. Аның белән хатын-кыз үзен принцесса итеп тоя. 101 гөлчәчәкле гөлләмә телисезме – рәхим итегез! Иртән күзне ачуга ирегез яныгызда иртәнге аш тотып торсынмы? Бик теләп! Ләкин аннан соң савыт-сабаны үзегезгә юарга туры килер, бу романтиклар эше түгел...

Иң хисле ир-егет – Кысла. Анда хатынының кәефен тоемлау сәләте бар. Кирәк чакта ул сезнең белән кайгыра, шатлана, ышаныч бирә, кәефне күтәрә ала. Ул яхшы дус була белә. Авыр вакытта беркайчан да ташламаячак. Өй, хуҗалык эшләрендә дә яхшы ярдәмче.

Кучкар – лидер. Холкы җиңелләрдән түгел. Ул баш булырга ярата. Ләкин ул сезне яратты икән, әкияттән килгән рыцарь булырга әзер, дигән сүз. Сезнең хакка теләсә нинди батырлыкка бара алачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: