+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 гыйнвар 2023, 11:50

Ирләр йоклаган бүлмәдә бер гөл булмасын!

Күпләр яраткан бу матур гөл өйдә көчле затлар булганны яратмый, ә менә хатын-кызның матурлыгын арттыра икән.  

Ирләр йоклаган бүлмәдә бер гөл булмасын!
Ирләр йоклаган бүлмәдә бер гөл булмасын!

Ләкин бик йомшак холыклы, үгеткә тиз бирешүчән хатын-кызларга да аны өйдә тотарга киңәш ителми. Ул аларны тагын да йомшаграк ясаячак.

Бу гөл – орхидея. Халыкта аның хакында күп сынамышлар бар. “Ирләрне куучы” бу гөлне көчле затлар бик аз вакыт уздырган бүлмәдә генә үстерергә кушалар.

Сынамышларга ышансак, орхидея беренче хуҗасына бик “бәйләнә” икән. Әгәр аны башка кешегә бирсәләр, ул яңа хуҗасына күңелсезлекләр алып килергә мөмкин, ди. Өйдә талашулар башланачак, имеш.

Орхидеяны “кара көчләр” белән көрәшүче дип тә саныйлар.
Көйсезгә әйләндегез, күп нәрсәгә ачуыгыз килә, үзегезне начар хис итә башладыгызмы? Моның сәбәпчесе дә орхидея булырга мөмкин. Алар кешедән энергия суыра, дип ышандыра кайбер белгечләр.

Кыскасы, әгәр сез сынамышларга ышана торган кеше икән, бу гөлне өйдә тотмавыгыз хәерле.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: