Әгәр сезне күңелсезлекләр, уңышсызлыклар еш сагалый башлады икән, өйдә сез кайчандыр кулланган иске чынаягыгызны яисә кружкагызны табыгыз.
Аны өегездән ераккарак алып чыгыгыз һәм барлык көчегезгә җиргә бәреп ватыгыз һәм болай диегез: “Чынаяк ватылды, уңышсызлыклар да миннән китте, бу ватыклар беркайчан да бергә җыелмаячак, миңа да күңелсезлекләр килмәячәк”.
Белгечләр моны бик нәтиҗәле дип саный.
Менә шулай. Ышансагыз әгәр...