+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
12 гыйнвар 2023, 14:57

"Йөкле булмасам да табам..."

Уфадагы акушер-гинеколог илдәге хатын-кызны "аякка бастырган".

"Йөкле булмасам да табам..."
"Йөкле булмасам да табам..."

Социаль челтәрдәге әниләр өчен махсус сәхифәдә акушер-гинеколог Венер Сафинның фотосы куелгач, гүзәл затлар аңа мең ярым тирәсе комментарий язган. (Чагыштыру өчен - "Кызыл таң" сәхифәсендә без аның йөздән бер өлешенә дә шатланабыз.)

"Мин йөкле булмасам да, бала табарга барыр идем", "Ул нинди шәһәрдә эшли? Киттем!", "Мин баламны аның белән таптым, барысы да ошады, бик яхшы табиб", "Игелекле караш. Мондый табибка үзеңне дә, баланы да ышанып тапшырырга була", - дип язган кызлар.

Табиб рәсемдә спорт клубының киенү бүлмәсендә сурәтләнә һәм бик шәп физик формада булуын күрсәтә.

"Башинформ" кинәт популярлашып киткән табиб белән элемтәгә кергән.

Венер Сафин Уфаның 3нче бала тудыру йортында 2013 елдан бирле эшли икән. Аңа 37 яшь. Доктор чыннан да фитнес белән кызыксына һәм тренажер залында шөгыльләнә.

Ул лабораториядә эшләгән һәм улын еш кына дежурлыкка алган әнисе Лилия Сафина эзеннән медицинага килә, шуңа күрә Венер үзен медицинадан тыш беркайда күз алдына да китерә алмаган.

"Социаль челтәрләрдән файдаланучыларның миңа мондый игътибар турында белмәгән идем. Мин һәрвакыт нәтиҗә өчен эшлим, чөнки безнең бурыч - сәламәт әни һәм сәламәт сабый. Без хатын-кыз тормышындагы иң катлаулы һәм иң бәхетле сәгатьләрдә бергәбез, шуңа күрә акушер табиблар пөхтә, әдәпле, игътибарлы булырга тиеш, һәр пациентның үз үзенчәлекләре булган шәхес булуын исәпкә алу мөһим. Ялгышырга хакыбыз юк, шуңа күрә белемнәребезне, гамәли күнекмәләребезне даими камилләштерергә һәм физик формада калырга кирәк", - ди табиб.

Я, кызлар, кем тәвәккәлли?

"Йөкле булмасам да табам..."
"Йөкле булмасам да табам..."
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: