+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
13 гыйнвар 2023, 17:50

Яхшы эшләр өчен нәрсә ашарга?

Кешенең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве аның нәрсә ашавына да бәйле икән.  

Яхшы эшләр өчен нәрсә ашарга?
Яхшы эшләр өчен нәрсә ашарга?

Сәламәт туклану клиникасының баш табибы, медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог Марина Копытько әйтүенчә, ак икмәк, камыр ризыклары, бәрәңге измәсе, пакеттагы сутлар эшләү нәтҗәлелеген киметә икән.

Диетолог каһвә белән дә бик мавыкмаска киңәш итә. Бу эчемлек башта гына “уятып” җибәрә, ә соңыннан кире нәтиҗә бирә. Газлы һәм энергетик эчемлекләр дә киңәш ителми.

Кәефне күтәрү һәм эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен Д витамины булган ризыклар ашарга кирәк. Болар: майлы балык, балык бавыры, акмай, йомырка сарысы. Омега-3 кислоталы азыклар да бик файдалы: майлы балык, чикләвекләр һәм термик эшкәртелмәгән ярмалар.

Табигый шикәре булган банан да яхшы эшләүгә этәргеч бирә икән. Өстәвенә, анда шатлык гормонына охшаш триптофан да бар. Тик шикәр чире буганнарга бу ризык бик килешмәс.

Диетолог пакетлы чәй эчмәскә, ә тортны шоколад яисә мармеладка алыштырырга киңәш итә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: