+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
25 гыйнвар 2023, 12:00

Февраль кайберәүләрнең тормышын үзгәртәчәк!

Астролог Тамара Глоба билгеләвенчә, 19 февральгә кадәр һәркем конфликтлар белән очрашырга мөмкин. Моңа Сукояр йолдызлыгындагы Кояш сәбәпче булачак. Шуңа карамастан, йолдызнамәнең дүрт билгесенең тормышы кискен үзгәрәчәк.  

Февраль кайберәүләрнең тормышын үзгәртәчәк!
Февраль кайберәүләрнең тормышын үзгәртәчәк!

Үгезбозауны вакыйгаларга бай февраль көтә. Ялгызлар ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырырлык кеше очратачак. Ләкин тырышлык кирәк булыр. Үзгәрешләр эштә дә булмакчы. Вазыйфада үрләүгә яисә яңа эш мөнәсәбәтләре булдыруга әзер бул, Үгезбозау!

Ялгыз Кысла да киләчәктә никахлашыр кешесен очратачак икән. Ләкин инде сөйгәне булган Кыслаларга астрологлар яңа кешеләр белән якынаймаска киңәш итә. Югыйсә, шәхси тормышта проблемаларны урап узып булмас. Бу билгене финанс уңышы да көтә! Ләкин эшкә барлык күңелен бирсә генә...

Бизмән өчен дә февраль үзгәрешләргә бай булачак. Эш урынын алыштыру өчен яхшы ай. Яңа хезмәт уңай эмоцияләр генә бүләк итеп калмас, югары керем дә бирер. Йолдызлар Бизмәнгә үзенә генә таянырга куша. Башкалардан ярдәм сорамасын.

Сукоярга бу кыш аен үзенә багышларга кирәк. Сәламәтлекне яхшыртуга игътибарны юнәлтү дөрес булыр. Сукоярның гаиләсе тулыланып китәргә тиеш, дип ышандыра астрологлар. Бәби туармы, килен төшәрме, кияү керерме, кем белә...

Фото: “placepic.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: