+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 февраль 2023, 12:15

Өрәкләр юлга чыга...

Алар тузганак башлы әбекәйләр, кечкенә бала, матур җәнлек кыяфәтенә дә керә ала икән!

Өрәкләр юлга чыга...
Өрәкләр юлга чыга...

Бик күпләребез көндез дә, төннәрен дә юлларда йөри, ә аларда без нинди генә очракларга, вакыйгаларга, сәер һәм серле хәлләргә тарымыйбыз! Башкортстанның да кайбер юл учас­токларында аварияләр еш була торган урыннар бар, аларны шоферлар бер-берсенә сөйләп, ишетеп-белеп тора. Биредә мин бүген берничә очракны гына сайлап алдым. Алар белән танышканнан соң, бәлки, үзегез тарыган хәлләр турында гәзит укучылар белән дә уртаклашасыгыз килер.

“Бу хәл-вакыйгалар минем Рәсим исемле танышым, якын гаилә дустыбыз белән булган. Аңа 35 яшь инде, ерак юлга йөрүче шоферлар арасында тәҗрибәсез малай-шалай түгел. Үзе сөйләвенчә, юлда аңа күпне күрергә туры килгән, андый хәлләр турында ул чәй эчәргә кереп чыккан арада да ирем белән миңа сөйләп ала иде. Рәсим сөйләгән вакыйгалар арасында җинаять дип әйтерлекләре дә, мәрәкә хәлләр дә, уйлап чыгарылганга охшаганнары да була иде. Әлеге хәл, минемчә, баш мие функцияләре белән бәйле...
Шундый рейсларның берсе үзебезнең Башкортстан шә­һәрләре арасында булган. Шулай машинасында китеп барганда юл буенда сату итүче әбекәйләр очрый башлаган: юл читендә аларга барып җитәрәк 50 метрлап калганда гына пәйда булалар икән: берничә метрдан – икенчесе, аннары – өченчесе, аннары тагын, тагын... Шулай – дис­тәләгән карчык! Моның беренче уе: “Болар монда нәрсә сата? Якын-тирәдә авыллар да юк бит!..”
Берзаман бу корткалар юл аша йөгерешеп чыга башламасынмы! Рәсим янә уйга кала: “Бик сәер әбекәйләр бит бу! Гамәлләре дә аңлашылмый...” Акрын гына баручы фура алдына шулвакыт бер карчык йөгереп чыга да машинаның капотына – алгы тәрәзәсе өстенә сикереп менә, авызын иләмсез зур, куркыныч итеп ачып, паровоз гудогыннан да яман тавыш чыгарып үкереп җибәрә!..
Әлеге хәлдән соң Рәсим идәнгә тигәнче тормозга баса, бераздан күзләрен ачса – алдыннан гына, машинага тияр-тимәс кенә арада тимер юл буйлап коточкыч тизлектә локомотив үтеп бара! Бераз чигенеп, як-ягына карана. Бакса, ул, каршы полосага чыгып, поезд белән чак кына бәрелешми калган икән! Бернинди карчыклар да, әлбәттә, булмый. Бер арада йоклап киткән, күрәсең. Шуннан соң әлегедәй төшләрнең ничек керүен уйлап кара инде! Бәлки, баш миенең стандарт булмаган эшләведер, бәлки, аңлата алмаслык башка нәрсәдер...”
Тагын бер очрак.
“Икенче сменадан соң өйгә кайтып барам, төнге икеләр тирәсе. Поселок юлы булгач, беркем юк, басулар аша җиффәрәм. Берзаман юлда ниндидер кара нәрсә күреп калдым, дүрт яшьләрдәге бала чамасы. Әлбәттә, шундук сагайдым, аякны газдан алдым, акрынаям. Шул ук вакытта башта төрле уйлар бөтерелә: “Каян монда төн уртасында бала? Авария булганмы әллә?”
Бераз якынайгач, аңлыйм: бала түгел бу. Бөкрәйгән кыяфәтеннән арткы аякларында басып торучы, башын игән су кондызына да охшаган. Алай дисәң, бердәнбер буа да моннан ике чакрым чамасы булыр. Сәер...
Ара – якыная, ә минем күзләр зурая барды. Иң гаҗәпләндергәне – утлар балкытып, үкереп килүче олы фурага теге бобр дигәнем игътибар да итми! Алай гына да түгел, егерме метрлап ара калгач, мин инде бөтенләй акрынаеп беткәч, кинәт борылып, янып торучы күзләре белән туп-туры миңа карады бу, йөрәгем жу итеп, котым ботка төшеп китте!
Теге җан иясе урыныннан кузгалмагач, миңа каршы як полосага чыгып, аны урап үтүдән башка чара калмады. Шулай иттем дә. Тегене һәрвакыт игътибар үзәгендә тотып, акрын гына үтеп киттем, ул да миннән күзләрен алмады. Берәр миллиметрга урыныннан кузгалса! Үтеп китүем булды, газга идәнне тишәрлек итеп бастым да!
Менә шундый мистик хәл, дуслар. Төнге юлларда бик игътибарлы булыгыз!”
Өченчесе.
“Уфадан Казан ягына барганда федераль трассадан читтә бер юл участогы бар. Күңелгә шом салмас өчен төгәл урынын язып тормыйм. Хәрәкәт – аз, юл шәп булгач, анда шоферлар бик кызу йөрергә ярата. Менә шунда юлда кинәт кенә ниндидер ат пәйда була да инде. Шунлыктан, аның өстенә барып менмәс өчен юлдан чыгып очалар да машиналарына ут каба. Ул атны бик борынгы, диләр, тик анда гыйбадәт кылсалар да, чукынсалар да, “изге­ләндерсәләр” дә, бу ритуаллардан соң бахбай юкка чыкмый, һаман хасыйл була.
Сөйләүләренчә, шул ти­рәдә элек бер атлы татар яугире җирләнгән булган. Юл төзегәндә грейдерлар аның каберен актарып чыгарган, мәрхүмнең сөлдәләре таркалып бетсә дә, атның башы черемәгән булган. Юлчылар ул башны яңадан күммәгән, читкә алып ыргытканнар, күрәсең. Ул хайван­кайның энергетикасы никадәр көчле булгандыр, белмим, әмма өрәге һаман пәйда була икән: башта юл читеннән янәшә йөгереп бара, аннары кинәт кенә машина алдына чыга, ди исән калган кешеләр. Әнә шуннан соң кинәт тормозга басып, автомобиль юл читенә чыгып оча да инде...
Минемчә, нинди генә мистик хәлгә тарысаң да, баш мие эшчәнлеген контрольдә тотарга кирәк. Бернинди ат та 100 чакрым тизлек белән машина янәшәсеннән чабып бара, җитмәсә, узып китә алмый. Аягыңны газдан алма, шул гына, нәтиҗәдә, томанны үтәли чыккан кебек, өрәк аша үтеп кенә китәчәксең. Үрә торган чәчләрең бераз чытырдап, очкын чәчрәтеп алыр, әлбәттә, аның каравы, исән калыр­сың...”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде. (Интернеттан алынды).


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: