-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
14 февраль 2023, 10:07

Уфа буйлап - чаңгы ботинкасында!

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин аяк киеме сатып алырга да мөмкинлеге булмаган чакларын сагына.

Уфа буйлап - чаңгы ботинкасында!
Уфа буйлап - чаңгы ботинкасында!

«Уфага гастрольгә барырга җыенам. Кышкы салкыннарга иртәрәк булса да, аяк җылыда булсын, дип, җылы ботинка кияргә уйладым. Иртәгәсен, ерак сәфәргә кузгалыр алдыннан, «темнушка»га үрелсәм, ботинкамның «җылылыгын» көя ашап бетергән.

Көяне болай да яратмыйм. Бу юлы бигрәк тә ачу килде. Бүтән ботинка юк. Сатып алырга вакыт калмады. Киттем чаңгы ботинкасын киеп Уфага!

Барганда туңмадым. Аякта шәп йон носки, затлы чаңгы ботинкасы. Әйбәт кенә барып җиттек, кунакханәгә урнаштык. Кайберәүләр үземнән түгел, аягымнан күзен алмады. Уфада концерт заллары күп. Алар шәһәр буйлап урнашкан. Шуңа күрә концертлар атна-ун көнгә сузылды. Бик тырышып җырлап, соңгы көннәрдә тавыш та калмады.

Концерттан соң төнге 12дә мине данлыклы тавыш табибына алып килделәр. «Менә Татарстанның атказанган артисты, Уфа халкына җырлап, тавышы бетте», – ди концертларымны оештыручылар. Профессор бер – миңа, бер аягыма карады да: «Тавышыгызга салкын тигән, ә үзегез чаңгыда йөрисез», - диде", - дип яза җырчы үзенең «Мин» китабында.

Ул заманда ботинкасына караганмыни инде, күзләр Габделфәтнең бөдрә чәчләре, серле елмаюы белән томаланган бит инде, ә колакта көне-төне бер җыр: "Кояшкааа үрелееп кызараа чияләр..."

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: