-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
15 февраль 2023, 13:35

Февраль ахырында кемнәр уңышка күмеләчәк?

Шушы көннәрдә Меркурий Сукояр аша үтә, ә бу йолдызнамәнең өч билгесенә күңелле сюрпризлар вәгъдә итә, дип ышандыра астрологлар. Уңыш, бәхет, акча китерүче ак полоса 2 мартка кадәр дәвам итәргә икән!

Февраль ахырында кемнәр уңышка күмеләчәк?
Февраль ахырында кемнәр уңышка күмеләчәк?

Бәхетлеләр исемлегендә беренче булып Арыслан тора. Бу билгегә ике дә уйламыйча планнарын тормышка ашыра башларга вакыт. Сезнең проектларга берсүзсез акча бүләчәкләр, ә үзегез энергия ташкыны тоярсыз. Ләкин керем килгәнен көтү өчен бераз сабырлык та кирәк булыр. Ә мәхәббәт өлкәсендә Арыслан өчен барысы да ал да гөл булачак! Ялгызлар икенче яртысын очратачак, парлылар сөйгәнен яңа яктан ачып шатланыр.

Үгезбозауга уңыш артык тырышлык салмаса да киләчәк. Ул эштә казанышларга ирешәчәк, яхшы керем алачак. Бу уңышлар аны хыялына якынайтыр. Әгәр син гашыйк булдың икән, Үгезбозау дус, йөрәк серләреңне ачарга курыкма. Романтика өлкәсендә искиткеч матур вакыйгалар көтелә!

Бизмәннең дә барлык проблемалары, борчулары артта калыр. Йолдызлар аларга уңай мөнәсәбәттә.Финанс хәле яхшы якка үзгәрәчәк. Гаиләдә шатлык тулы көннәр көтелә. Якыннарыгызга игътибар бүләргә онытмагыз. Ялгыз Бизмәнгә “өстәгеләр” гомер буе көткән кешесен очрату мөмкинлеген бирәчәк. Оялчанлыкны гына җиңәргә кирәк!

Фото: “ok.ru”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: